Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Намаз догалары – CD җыентыкта

ТР мөф­тие Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин дин кар­дәш­лә­ре­без­гә зур бү­ләк яса­ды: на­маз­да­гы до­га­лар яз­ды­рыл­ган CD җы­ен­тык дөнья күр­де. Ул «Азан» мө­сел­ман ра­ди­о­сы сту­ди­я­сен­дә яз­ды­рылган. Җы­ен­тык­ны ку­лы­на алу­чы­лар­га мө­рә­җә­гать итеп бо­лай ди­е­лә: «Бис­мил­лә­һир-рах­мә­нир-ра­хим! Һәр мө­сел­ман ке­ше­се­нә Ис­лам ди­не­нең биш ба­га­на­сы та­ныш. Алар­ның бер­се - на­маз уку.

Һәр мө­сел­ман­га на­маз уку ти­еш­ле­ге ту­рын­да Коръ­ән­нең күп аять­лә­рен­дә әй­те­лә. Шу­лар­ның бер­сен, "Ән-Ни­са" сү­рә­се­нең 103 нче ая­тен ис­кә тө­ше­рик. Ан­да: "На­маз­ны тор­гы­зы­гыз, дө­рес­лек­тә, на­маз мө­сел­ман­нар­га бил­ге­ле ва­кыт­лар­да үтә­лер­гә ти­еш­ле га­мәл итеп йөк­лә­тел­де", - ди­гән.

Кай­бе­рә­ү­ләр: «На­маз укыр идем, до­га­ла­рын бел­мим», - ди. Ә ул до­га­лар­ны өй­рә­нү бик җи­ңел. Ни­я­тең ге­нә нык бул­сын. Әле­ге җы­ен­тык­та На­маз­да­гы до­га­лар тәкъ­дим ите­лә. Та­тар­стан мөф­тие Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин­га ия­реп, сез на­маз до­га­ла­рын дө­рес итеп, мәгъ­нә­сен аң­лап укыр­га өй­рә­нер­сез. Ал­лаһ из­ге ни­ят­лә­ре­гез­дә яр­дәм­че бул­сын». Бу хак­та мөф­ти­ят­нең мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев