Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей миллион сум акча сораган, диләр

Чаллы Сабантуена Элвин Грей килерме-юкмы әлегә билгесез. Ул Кытайдан ялдан кайтып бераз искә килеп ята икән. Халык арасында җырчының Чаллыда Сабантуенда чыгышы өчен миллионнар сораган икән, дигән сүзләр таралды. Моның дөреслеген бер кем дә расламый да, инкярь да итми. Утсыз төтен булмый диләр. Кайберәүләр күпме түләсәләр дә килер, бу аңа...

Чаллы Сабантуена Элвин Грей килерме-юкмы әлегә билгесез. Ул Кытайдан ялдан кайтып бераз искә килеп ята икән. Халык арасында җырчының Чаллыда Сабантуенда чыгышы өчен миллионнар сораган икән, дигән сүзләр таралды. Моның дөреслеген бер кем дә расламый да, инкярь да итми. Утсыз төтен булмый диләр.

Кайберәүләр күпме түләсәләр дә килер, бу аңа реклама бит, диләр. Икенчеләр Грей барыбер фонограммага җырлаячак, дип (гомумән ачык һавада барлык артистлар да + фонограммага авыз селкетәләр икән диләр. Дөресме?) әйтәләр.

Элвин Грейны сөймәгән кешеләр дә Чаллыда шактый, "алар нигә инде, бу-борындыкны чакырганнар, беткәнмени милли моңлы җырчылар, нигә Салават килми", дип каршы төшәләр. Әлбәттә бар халыкка да ярап бетеп булмый. Сабантуенда карарбыз, кем сәхнә тотар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев