19 июль 2017 яңалыклары
-
19 июль 2017 - 13:2521 ел тешен чистатмаган...Британиядә яшәүче 21 яшьлек Джей исемле егет дөньяга туганнан башлап кулына бер тапкыр да теш щеткасы тотып карамаган. Бәләкәй чагында әти-әнисе ни өчендер аның тешләренең сәламәтлеге хакында уйламаган, ә малай ялкаулыгын җиңә алмаган.
-
19 июль 2017 - 13:19Lada машинасын яңа ташламалы дәүләт программасы буенча сата башлыйларСатып алучылар өчен автокредитның яңа программасы кысаларында Lada машинасының теләсә нинди моделенә бер тапкыр өстәмә 10 процент ташлама биреләчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә."Гаилә автомобиле" программасында ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган балалы сатып алучылар катнаша ала.
-
19 июль 2017 - 12:49Яңадан көчле җил белән яшенле яңгырлар көтелә20 июльдә Татарстанда урыны белән көчле җил белән яшенле яңгырлар көтелә. Һава торышы бозылу турында кисәтүне Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Синоптиклар фаразы буенча, яшенле яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәючән җил секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
-
19 июль 2017 - 12:07Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасыБөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасы мәгълүм булды. Бу хакта конгрессның матбугат үзәге хәбәр итә. 2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак. 2...
-
19 июль 2017 - 07:37БДИны үзгәрешләр көтәРоссия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) һәм Иҗтимагый палата Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган. Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли.
-
19 июль 2017 - 07:33Чаллыда хөкемдарларга яңа бина төзеләЧаллының гадел хөкем йортындагы төзү эшләре югары темпта бара. Бүгенге көндә биредә бинаның эчке өлешен төзекләндерүгә керешкәннәр. Нигездә, ул әле 2018 елның 1 декабрендә генә әзер булачак диелә. Ләкин, төзү эшләре алга таба шул рәвешчә дәвам итсә, бина вакытыннан алда файдалануга тапшырылачак.
-
19 июль 2017 - 06:43Бер маймыл илле мең кешене утсыз калдырганВакыйга Африкада, Замбиянең Ливингстон шәһәрендә теркәлгән. Кызыксынучан павиан маймылы югары вольтлы электрүткәргечкә куллары белән асылынып, авариягә сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, 50 мең кеше берникадәр вакытка электр энергиясез калган. Хайван әллә ни зыян күрмәгән. Аны коткарганнар. Баксаң, павианның учы электр тогы үткәрми икән.
-
19 июль 2017 - 05:19Трамвайлар йөрми торачакЧаллының Мәскәү проспектында ремонт эшләре дәвам иткәнлектән трамвай юлларын да ябып торачаклар. Бу кисешкән юлларда һәм трамвай релслары аша ишекалды юлларына керә торган урыннарда асфальт һәм резина җәю белән бәйле. Барысы 12 урында июль-август айларында шушындый төзекләндерү эшләре башкарылачак. Күпчелек ремонт эшләре төнлә башкарыла. Көндез дә тоткарланулар булачак, шуңа алдан...
-
19 июль 2017 - 05:15Роспотребнадзор «взялся» за спиннерыРоспотребнадзор проверит спиннеры на безопасность для детей. Информация об этом во вторник, 18 июля, появилась на сайте ведомства. «Учитывая тревогу родительского и преподавательского сообщества, Роспотребнадзор совместно с научно-исследовательскими организациями в сфере охраны здоровья детей и подростков изучит влияние спиннеров на здоровье детей,
-
19 июль 2017 - 05:06"Рапска сибелгән агудан бал кортлары кырылып бетте"Көннәр матурланды, яңгырлар туктады, умарталар да рәхәтләнеп эшлидер дип кичә генә уйлап куйган идем. Юк! Бәланең берсе артыннан берсе чыгып кына тора. Минзәлә районыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Тау асты Байлар авылыннан Рәмзия Гатина шалтырата. Хәтерегездә булса, аның белән ике атна чамасы элек сөйләшкән идек. "Бал җыярга атна-ун көн вакыт...