Шəhри Чаллы

22 август 2017 яңалыклары

  • 22 август 2017 - 16:14
    Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады
    Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады. Татарстан мөфтиенең котлавы Диния нәзарәте сайтында урын алган. Бисмилләхир-рахманир рахим! "Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Иртәгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитә. Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны...
    789
    0
    0
  • 22 август 2017 - 11:50
    БУЛАТ БӘЙРӘМОВ "ТАТАР РАДИОСЫ"ННАН КИТТЕ: "ЛӘЙСӘН АҢЛАДЫ, КЫЗЛАРЫМ ЕЛАДЫ"
    16 ел буе "Татар радиосы" дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде. -Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, - диде Булат "Татар-информ" хәбәрчесенә. - 2001 елның 24 августында "Татар радиосы" рәсми төстә ачылды. Беренче эфирны бүгенгедәй хәтерлим.
    668
    0
    0
  • 22 август 2017 - 11:17
    Чаллыда шәһәр көне уңаеннан автокарнавал үтәчәк
    30 август - Шәһәр көнендә Чаллыда «УРАМFEST» дип аталган истәлекле чара үтәчәк. Аның кысаларында артистлар утырган 25 КАМАЗ машинасы төп проспектлар буенча үтәчәк. Сәнгать әһелләре төрле паркларга туктап шәһәрдәшләребезне концерт номерлары белән куандырачак. "Чаллы һәрвакыт үзенең йөк автомобильләре белән дан тотты. КАМАЗларыбызы безне бар дөньяга танытты. Шуңа да без калабыз...
    764
    0
    0
  • 22 август 2017 - 10:44
    Причины пожаров в квартире возможны по следующим причинам:
    1. от неосторожного обращения с огнем; 2. при использовании неисправными электрическими сетями и бытовыми приборами; 3. при курении в постели, особенно в нетрезвом виде; 4. при одновременном включении в одну розетку нескольких электрических приборов; 5. при использовании легковоспламеняющихся жидкостей для чистки и стирки одежды; 6. от шалости с огнем детей,...
    516
    0
    0
  • 22 август 2017 - 07:41
    Татарстанда коточкыч һәлакәттә өч кеше зыян күргән (ФОТО)
    Бүген көндез Чаллы-Сарман трассасында «ВАЗ-2114» белән «ГАЗель» бәрелешкән. Бу турыда коткаручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 номерына шалтырату килгәч, һәлакәт урынына Теләнче Тамак авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән. 32 яшьлек, 53 яшьлек һәм 38 яшьлек ир-атлар зыян күргән. http://matbugat.ru/news/?id=19749
    745
    0
    0
  • 22 август 2017 - 07:31
    Минзәләдә кәҗәләр дә трусик киеп йөри
    Минзәлә районында кәҗәләр дә трусик киеп йөри икән. Бу хакта социаль челтәрдә видео пәйдә булды. Ни өчен кәҗәкәйгә ыштан кидергәннәр дисезме? Видеоны карагыз.
    633
    0
    0
  • 22 август 2017 - 07:16
    ЗАГСка бал корты булып киенеп килгән
    Чаллыда өйләнешүче бер пар никахларын теркәгәндә башкалардан аерылып торырга теләгән. Нәтиҗәдә кәләш чәчен шәмәхә төскә буятырга дигән карарга килгән. Әммә халыкны бу чәч төсе түгел башка әйбер гаҗәпләндергән. Бер кеше парлар язылышкан тантаналар сараена бал корты костюмы киеп килгән. Баксаң, бу ике яшь йөрәкнең дуслары да үзләре кебек шаян, шук...
    721
    0
    0
  • 22 август 2017 - 06:56
    Кою заводында эшче егылып төшкән
    Кичә кичке сәгать тугызларда КАМАЗның кою заводында, чуен кою цехында дүртенче каттан эшче егылып төшә. Ул анда төзекләндерү эшләрен башкарган була. Коткаручылар аны аңсыз рәвештә күтәрәләр һәм ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. Эшченең күп җирдә сөякләре сынган. Хәзер аның хәле бик авыр, дип хәбәр итәләр табиблар.
    615
    0
    0
  • 22 август 2017 - 06:52
    "Әбиләр булгач, ашларда очрашырбыз, әлегә - Элвин Грей белән "Кызлар пати"да!"
    Татар эстрадасының җырчылары һәм шул өлкәдә кайнаучы кызлар "Кызлар пати" кичәләре оештыра башлады. Гадәттә, бу очрашулар төнге клубларда татар дискотекаларында уза. "Кызлар пати"ның чираттагысында Элвин Грей да бар иде. Баксаң, Элвин Грей шушы клубка ял итәргә килгән. Билгеле, кызлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, Радик белән фотога төште! "Кызлар мине җылы...
    672
    0
    0
  • 22 август 2017 - 06:50
    ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин РФ Дәүләт флагы көне белән котлады
    Ил флагы - дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия дәүләт флагы көне уңаеннан үз котлауларын җиткерде. Ул бүген, 22 августта, билгеләп үтелә. "Хөрмәтле ватандашлар! Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда кайбер даталар...
    873
    0
    0
  • 22 август 2017 - 05:51
    Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булды
    Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булды. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова игълан итте. Искәртеп үтик, биредә Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья...
    658
    0
    0
Реклама