Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр көне уңаеннан автокарнавал үтәчәк

30 август - Шәһәр көнендә Чаллыда «УРАМFEST» дип аталган истәлекле чара үтәчәк. Аның кысаларында артистлар утырган 25 КАМАЗ машинасы төп проспектлар буенча үтәчәк. Сәнгать әһелләре төрле паркларга туктап шәһәрдәшләребезне концерт номерлары белән куандырачак. "Чаллы һәрвакыт үзенең йөк автомобильләре белән дан тотты. КАМАЗларыбызы безне бар дөньяга танытты. Шуңа да без калабыз...

Машиналар иң элек Сидоровка паркында, Муса Җәлил проспекты буенча торачаклар. Көндезге бердән икегә кадәр иҗат коллективлары автомобильләрнең платформасына менеп чыгыш ясаячак. Җыр-биюләрдән кала цирк оситалары, курчак һәм драма театлары артистлары номерларын да күрергә мөмкин булачак.

Аннары колонналар Муса Җәлил, Яр Чаллы һәм Тынычлык проспектлары буенча үтеп Җиңү паркына киләчәк. Биредә шәһәрдәшләрне шулай ук бер сәгатьлек мәдәни программа көтә. Якынча 16:30 минутта автокарнавал Хәсән Туфан проспектыннан Чаллының төп мәйданына төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев