Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады. Татарстан мөфтиенең котлавы Диния нәзарәте сайтында урын алган. Бисмилләхир-рахманир рахим! "Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Иртәгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитә. Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны...

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады. Татарстан мөфтиенең котлавы Диния нәзарәте сайтында урын алган. Бисмилләхир-рахманир рахим! "Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Иртәгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитә. Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны тыя. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне аеруча әһәмиятле булып санала. Алар Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр һәм аны гыйбадәттә үткәрү тиешле. Мөбәрак Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнен, бигрәк тә Гарәфә көнен, ураза тотып үткәрү - хаҗ кылучылардан тыш, калган барлык мөселманнар өчен иң яхшы эшләрнең берсе булып тора. Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде, һәркайсыбызны хәрәм эшләрдән саклап, кылган игелекләребезнең савабын арттырса иде!" - диелә котлауда. Белешмә өчен: быел Зөлхиҗҗә ае 23 августта башлана. Димәк, бу көнне нәфел уразасына керәбез. Аны 9 көн, ягъни 31 августка кадәр тотабыз. 9 нчы көн - Гает алды көне Гарәфә көне дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. ///tatar-inform.tatar.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев