Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БУЛАТ БӘЙРӘМОВ "ТАТАР РАДИОСЫ"ННАН КИТТЕ: "ЛӘЙСӘН АҢЛАДЫ, КЫЗЛАРЫМ ЕЛАДЫ"

16 ел буе "Татар радиосы" дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде. -Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, - диде Булат "Татар-информ" хәбәрчесенә. - 2001 елның 24 августында "Татар радиосы" рәсми төстә ачылды. Беренче эфирны бүгенгедәй хәтерлим.

Студиядә ди-джейлардан мин һәм Ләйсән исемле кыз иде. "Кайсыгыз эфирга чыгып беренче сәламли?" дигәч, егет буларак, кулым да җиңел булгач, бу эшне үземә алдым. "Эфирда "Татар радиосы", мин ди-джей Булат Бәйрәмов, безне ишетәсезме?" дип сәламләдем. Әле ишетеп, шалтыратучылар да булды. Шул көннән бирле 16 ел гомер узган. Минем белән килгән егетләр-кызлар таралышып бетте инде. Килеп-китүчеләр дә әллә никадәр булды.

Ничек диләр әле, эшкә теләп килергә кирәк диләр бит. Соңгы елларда миндә йөгереп киләсе, рәхәтләнеп эшлисе килү хисләре сүнде. Шуңа күрә китәргә дигән карарга килдем. Инде узган ел ук радио тормышына нокта куярга уйлаган идем. "Тагын бер ел эшлим инде" дип, ул вакытта кире уйлаган идем.

Элегрәк бит безнең режим иркенрәк иде. Атнага 2-3 тапкыр эфирга чыга идек. Ә соңгы ике елда "Уян, татар: 7:00 агентлары" иртәнге тапшыруы мине шактый талкыды.

Радиода яшьләр күп. Аларга да урын бирергә кирәк. Җитәкчелек белән сүзгә килмәдем. Һаман шул ук "Барс-медиа" структурасында калам. "ТМТВ" каналындагы "Тәмле көрәш"не алып баруымны дәвам итәм.

Ләйсән бу адымымны аңлап кабул итте. Кызларым Таңсылу белән Зифа икесе дә елады. Әтинең эштән китүе зур адым бит инде ул. Булатның үз фамилиясе - Җиһангәрәев. "Бәйрәмов" фәкать радио өчен сайланган тәхәллүс. Эфирдан китсә дә, Бәйрәмов фамилиясе карьерасына нокта куймый.

-Мине хәзер төрле бәйрәм чараларында, концертларда күреп булачак. Ләйсән Гимаева белән "Хатын+Ир" концертының икенче сериясен эшлибез, - диде Булат.

Бүгеннән "Горки-Әмәт урманлы"гында "Татар радиосы"ның ачык студиясе эшли башлый. Ә радионың туган көне - 24 августта исә эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак. Булат Бәйрәмов тугры тыңлаучылары белән шул көнне саубуллаша. Һәр иртәне татар халкын йокыдан уятучы "Уян, татар" тапшыруы иртәгә дә эфирга чыга. Тик Булатны Арча Районы Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев алыштырачак.

Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев