22 август 2017 яңалыклары
-
22 август 2017 - 16:14Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котладыТатарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады. Татарстан мөфтиенең котлавы Диния нәзарәте сайтында урын алган. Бисмилләхир-рахманир рахим! "Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Иртәгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитә. Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны...
-
22 август 2017 - 11:50БУЛАТ БӘЙРӘМОВ "ТАТАР РАДИОСЫ"ННАН КИТТЕ: "ЛӘЙСӘН АҢЛАДЫ, КЫЗЛАРЫМ ЕЛАДЫ"16 ел буе "Татар радиосы" дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде. -Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, - диде Булат "Татар-информ" хәбәрчесенә. - 2001 елның 24 августында "Татар радиосы" рәсми төстә ачылды. Беренче эфирны бүгенгедәй хәтерлим.
-
22 август 2017 - 10:44Причины пожаров в квартире возможны по следующим причинам:1. от неосторожного обращения с огнем; 2. при использовании неисправными электрическими сетями и бытовыми приборами; 3. при курении в постели, особенно в нетрезвом виде; 4. при одновременном включении в одну розетку нескольких электрических приборов; 5. при использовании легковоспламеняющихся жидкостей для чистки и стирки одежды; 6. от шалости с огнем детей,...
-
22 август 2017 - 07:41Татарстанда коточкыч һәлакәттә өч кеше зыян күргән (ФОТО)Бүген көндез Чаллы-Сарман трассасында «ВАЗ-2114» белән «ГАЗель» бәрелешкән. Бу турыда коткаручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 номерына шалтырату килгәч, һәлакәт урынына Теләнче Тамак авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән. 32 яшьлек, 53 яшьлек һәм 38 яшьлек ир-атлар зыян күргән. http://matbugat.ru/news/?id=19749
-
22 август 2017 - 07:31Минзәләдә кәҗәләр дә трусик киеп йөриМинзәлә районында кәҗәләр дә трусик киеп йөри икән. Бу хакта социаль челтәрдә видео пәйдә булды. Ни өчен кәҗәкәйгә ыштан кидергәннәр дисезме? Видеоны карагыз.
-
22 август 2017 - 07:16ЗАГСка бал корты булып киенеп килгәнЧаллыда өйләнешүче бер пар никахларын теркәгәндә башкалардан аерылып торырга теләгән. Нәтиҗәдә кәләш чәчен шәмәхә төскә буятырга дигән карарга килгән. Әммә халыкны бу чәч төсе түгел башка әйбер гаҗәпләндергән. Бер кеше парлар язылышкан тантаналар сараена бал корты костюмы киеп килгән. Баксаң, бу ике яшь йөрәкнең дуслары да үзләре кебек шаян, шук...
-
22 август 2017 - 06:56Кою заводында эшче егылып төшкәнКичә кичке сәгать тугызларда КАМАЗның кою заводында, чуен кою цехында дүртенче каттан эшче егылып төшә. Ул анда төзекләндерү эшләрен башкарган була. Коткаручылар аны аңсыз рәвештә күтәрәләр һәм ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. Эшченең күп җирдә сөякләре сынган. Хәзер аның хәле бик авыр, дип хәбәр итәләр табиблар.
-
22 август 2017 - 06:52"Әбиләр булгач, ашларда очрашырбыз, әлегә - Элвин Грей белән "Кызлар пати"да!"Татар эстрадасының җырчылары һәм шул өлкәдә кайнаучы кызлар "Кызлар пати" кичәләре оештыра башлады. Гадәттә, бу очрашулар төнге клубларда татар дискотекаларында уза. "Кызлар пати"ның чираттагысында Элвин Грей да бар иде. Баксаң, Элвин Грей шушы клубка ял итәргә килгән. Билгеле, кызлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, Радик белән фотога төште! "Кызлар мине җылы...
-
22 август 2017 - 06:50ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин РФ Дәүләт флагы көне белән котладыИл флагы - дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия дәүләт флагы көне уңаеннан үз котлауларын җиткерде. Ул бүген, 22 августта, билгеләп үтелә. "Хөрмәтле ватандашлар! Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда кайбер даталар...
-
22 август 2017 - 05:51Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булдыТатарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булды. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова игълан итте. Искәртеп үтик, биредә Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья...