28 август 2017 яңалыклары
-
28 август 2017 - 12:53Продюсер Рифат Фәттахов судларга әзерләнә: "Безнең әле Филүс Каһиров белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән"Продюсер Рифат Фәттаховтан "дөрес татар эстрадасы" рецепты. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Рифат Фәттахов Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар белән ни өчен судлашырга җыенганы, теләсә кемнән популяр җырчы әзерләп буламы-юкмы икәнлеге, Илфак Шиһаповның идеяләре һәм татар эстрадасын хокук органнары тикшерә башлавы турында сөйләде. "Дәүләт сыйфатлы эстрада мисалын күрсәтергә тиеш" - Рифат, хәзер татар...
-
28 август 2017 - 11:21Белем көненә – яңа мәктәпТатарстан - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Шушы көннәрдә республикабызның 2017 елда яңа мәктәпләр төзелеше буенча Идел буе федераль округында беренче урын яулавы мәгълүм булды. Быел Татарстанда алты яңа мәктәп ачыла. Аның дүртесе яңа уку елында файдалануга тапшырылачак. Мондый шатлыклы вакыйга шәһәребездә дә булачак.
-
28 август 2017 - 10:26Чаллыда җир өсте кичүләре төзеләчәкЧаллыда юл фаҗигәләре күп була торган урыннарда җир өсте кичүләре сафка басарга тиеш. Нигездә, аларны «Автостанция», «Челныгорстрой», Орловка һәм БСМ «Беркут» тукталышларына янында төзү күздә тотыла. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белдерүенчә, иң элек, Сидоровкадагы автовокзалы янындагы корылманы проектлаштырырга кирәк.
-
28 август 2017 - 10:08Чаллы укытучыларына – 14 нче хезмәт хакыУзган ел нәтиҗәләре буенча Чаллының иң яхшы мәгариф учреждениеләренә шәһәр казнасыннан 2 миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. 26 нчы һәм 56 нчы мәктәпләргә - берешәр миллион сум булса, 1 нче балалар бакчасына - 500 мең сум. Әлеге акчалар 14 нче хезмәт хакы рәвешендә биредә эшләүчеләрне бүләкләүгә тотылырга тиеш.
-
28 август 2017 - 07:47Мөхтәсибәт Коръән ятлаучы студентларга ярдәм күрсәтәЧаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин РИИ каршындагы Коръән ятлау Үзәгендә белем алучыларны кабул итте. Бүгенге көндә биредә Чаллыдан 3 студент мөхтәсибәт степендиаты булып тора, тагын 3 егет ошбу Үзәктә гыйлем алырга ният итә. Шулай ук читтән торып Коръән ятлау методикасын үзләштерергә теләүчеләр бар. Әлфәс хәзрәт әңгәмә барышында Коръән ятларга...
-
28 август 2017 - 06:29Әлфәс хәзрәткә Президентның Рәхмәт хаты тапшырылдыРухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатны 25 августта "Нур-Ихлас" мәчетендә җомга намазында Чаллы шәһәренең Үзәк районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Искәндәр Галим улы тапшырды. Ул Әлфәс хәзрәткә киләчәктә дә актив...
-
28 август 2017 - 06:13Миллионер мәктәпләрЧаллының ике мәктәбенә миллионышар сум акча биреләчәк. Бу хакта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белдерде. Болар -26 нчы гимназия һәм 78 нче лицей. Уку йортлары арасында югары рейтингта барганнары һәм нәтиҗәле хезмәтләре, уңышлары өчен бүләк. Акчаны укытучыларга хезмәт хакы белән бергә премия итеп бүлеп бирәчәкләр.
-
28 август 2017 - 06:03Futurism: 8 ай эчендә ясалган иң әһәмиятле 10 фәнни ачыш2017 елның әле яртыннан бераз артыгы гына тәмамланды. Әмма быел инде шактый зур әһәмияткә ия булган ачышлар ясалды. Futurism басмасы соңгы 8 айда ясалган иң зур 10 фәнни вакыйга исемлеген бәян итте. Азатлык әлеге ачышлар белән үз укучыларын да таныштыра. 1. Кеше эмбрионын "төзәтү" 27 июль көнне АКШтагы Орегон штатының...
-
28 август 2017 - 05:45Муса Җәлилне Чаллыда искә алдыларЧаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Чара Комсомол районында шагыйрьгә куелган һәйкәл янында булды. Балалар һәм җыелган халык алдында Чаллы язучылары чыгыш ясадылар. Алар укыган үз әсәрләрендә Муса кебек батыр-кыю булырга, туган илне яратырга чакырдылар. Соңыннан геройның һәйкәленә чәчәкләр салынды.