Шəhри Чаллы

15 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 15 сентябрь 2017 - 06:40
    Онкология диспансерында бушлай тикшеренү узарга мөмкин
    Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. Кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак. 8 (843) 525-73-92 телефоны аша 15 сентябрьгә кадәр алдан язылып кую мөмкинлеге бар.
    780
    0
    0
  • 15 сентябрь 2017 - 06:03
    Сырганак бик файдалы
    Бакчаларда сырганак өлгерде. Аның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аңарда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итүче танин матдәсе бар. Ул нерв системасына уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны...
    716
    0
    0
  • 15 сентябрь 2017 - 05:57
    Автомобиль йөртүчеләр колагына
    Үткән дүшәмбедә күршеләребез Башкортостан республикасында, төгәлрәк әйтәсәк Уфада, ике айлык яңгыр яуды. Күп кенә транспорт чараларына зыян килде. Кайбер йөртүчеләр килеп туган хәлдә күрелгән зыян өчен компенсация алу турында уйланды. Бездә дә мондый хәл кабатланмас дип берәү дә ышандырып әйтә алмый. Мондый бәлагә тарыган очракта нишләргә? Бу сорауга автоюрист Наил...
    916
    0
    0
  • 15 сентябрь 2017 - 05:40
    Россиялеләр "бәрхет сезон"да Төркиягә һәм үзебезнең ил курортларына турлар ала
    "Бәрхет сезон"да Россия туристлары Төркия һәм үзебезнең ил курортларында ял итүне сайлый. Россия туроператоры ассоциациясе (АТОР) мәгълүматларына караганда, бу ике илгә сатылган пакет турларының якынча яртысы туры килә.
    1109
    0
    0
  • 15 сентябрь 2017 - 05:28
    Чаллыдан Айрат Башкуров рус бильярды буенча Татарстан чемпионы булган
    Казанда «ирекле пирамида» буенча һәвәскәрләр арасында Татарстан чемпионаты узды. Чарага республикадан 42 спортчы килде, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» газетасы. 10 елдан артык бильярд белән шөгыльләнгән Чаллы спортчысы Айрат Башкуров, финалга кадәр җитеп, 4:3 хисабы белән Александр Шашуринны җиңгән. Нәтиҗәдә, ул Татарстан чемпионы исеменә лаек булган һәм аңа Җиңүче Кубогы...
    713
    0
    0
Реклама