Шəhри Чаллы

1 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 1 ноябрь 2017 - 13:15
    Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылу турында кисәтү хәбәре таратты. Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Казанда секундына 16 метрга кадәр булуы фаразлана. Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануга китергән кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга...
    496
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 12:23
    Җәмигъ мәчетендә төзелеш дәвам итә
    31 октябрьдә Чаллы мөхтәсибәте вәкилләре Җәмигъ мәчетендәге эшләр барышы белән танышты. Чарада шулай ук төзелешкә ярдәм күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов, проектлаучылар, төзүчеләр вәкилләре дә катнашты. Бүгене көндә мәчетнең идән асты өлешен (цоколь каты) төзү тәмамланды.
    908
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 11:38
    Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады
    Шушы көннәрдә Интернетта Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады. Китапханәне Санкт-Петербургтагы Европа университеты гамәлгә куйды. Университетның тарих факультеты профессоры, проект авторларының берсе Әлфрид Бустанов белдергәнчә, Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсен булдыру идеясе күптән булган. «Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез.
    687
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 11:33
    Билге куярга онытма!
    Кыш таулар артында түгел, менә-менә килеп җитәчәк. Машиналы кешеләргә тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга вакыт. Хәзер тәгәрмәчләрен алыштырган һәр водитель арткы тәрәзәсенә махсус билге ябыштырырга тиеш. Югыйсә - 500 сум штраф. "Шипы" билгесе кызыл өчпочмак рәвешендә була, уртасына кара "Ш" хәрефе төшерелгән. Фигураның бер ягы 20 сантиметрдан да ким булмасын. http://kiziltan.ru
    658
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 08:10
    16 яшьлек чаллылыны машина бәрдергән
    Чаллыда "Тойота" машинасы 16 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә Маршал Жуков урамында 41 яшьлек чит ил машинасын йөртүче светофорның кызыл утында чыгып килүче кызны бәрдергән. Көллият студенты, баш мие селкенеп һәм күпсанлы җәрәхәтләр белән, хастаханәгә...
    677
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 08:07
    Шәһәребездә чаңгы базасы төзелә
    2017 елның 30 декабренә кадәр Татарстанда 55,6 млн сум тирәсенә 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган. Яңа базаларының берсе Чаллыда сафка басачак. Шулай ук Казанда, Әлмәттә, Әгерҗедә, Болгарда, Кукмарада, Минзәләдә, Байлар Сабасында, Базарлы Матакта, Алабуга һәм Ютазыда төзеләчәк. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә.
    950
    0
    0
  • 1 ноябрь 2017 - 07:58
    Чаллыда кыска ялганыш аркасында мәктәпнең бер катында ут беткән, бинага төтен таралган
    Кичә Чаллыда аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең бер катында кыска ялганыш аркасында ут беткән, бинага төтен таралган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
    667
    0
    0
Реклама