Шəhри Чаллы

5 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 5 гыйнвар 2018 - 18:14
    Мәскәүдә Чаллы кешесен үтергәннәр.
    Чаллыдан китеп Мәскәүдә Надежда Бабкинаның "Русская песня" ансамбльендә балалайкада уйнаучы Дмитрий Калининның аркасына пычак белән кадап үтергәннәр иде.Бу хәл яңа ел төнендә була.Дмитрийга 41яшь тулган була. Музыкантны Чаллыга алып кайтып җирләделәр.
    701
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 18:07
    Казан җырчысы Яңа ел төнендә үз-үзенә кул салырга теләгән
    Яңа ел төнендә Казанда Анжей тәхәллүсе белән чыгыш ясап йөргән җырчы Айрат Гайнуллин үлемнән чак калган, дигән хәбәр таралды. Баксаң, җырчы үз-үзенә кул салырга булган икән. Һәм гомере белән хушлашуны ул ВКонтактедагы аккаунтында туры эфирда күрсәтеп барган. «Сез яраткан әйберләр миңа бик кыйммәткә төшә. Миңа ач йөрергә, үземә нәрсәләрдер сатып...
    659
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 18:01
    Кайсы артистның күрәзәчелек сәләте ачылган?
    Бу дөньяда һәркайсыбыз һич уйламаганда истәлекле вакыйгалар, чын могҗизаларга тарый. Күптәнге хыяллар мизгел эчендә тормышка ашса, сабый баладай сөенәсең! Менә эстрада артистлары да 2017 елда тормышларында булган могҗизалары турында сөйләгән. Алсу Фазлыева: "Быел бер сәләтем ачылды. Әллә ул еллар үткәч өстәләме икән? Берәр нәрсә турында уйлап куям икән, шул мәсьәлә...
    643
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 17:54
    "Татар телен балалар бакчаларында да бетермәкчеләр"
    Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерә. Бакчаларда татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенә калырга мөмкин диләр алар."Кызлар, нишлибез?! Эшсез калабыз бит! Телебез дә бетәчәк!" Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр Яңа елны әнә шундый борчулы хәбәрләр белән каршы алды. WhatsApp-та үзара аралаша торган...
    630
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 17:49
    Гыйбәдәтханәләргә бару кыен булмаячак.
    Раштуа төнендә Чаллыда чиркәүләргә гыйбәдаткә баручы христианнарны алып бару һәм алып кайту өчен автобуслар йөреп торачак.Бу хакта "Элекротранспорт" предприятиесе белдерә.Автобусларны барлык проспектлар буенча да йөртәчәкләр.
    611
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 11:11
    Җырчы Лилия Муллагалиева авариягә очраган
    Лилия сөйләвенчә, бу хәл 29 декабрь көнне 16:20 сәгатьтә булган. "С.Хәким урамындагы боҗрада машиналарга юл биргәндә, артыма килеп керделәр. Арттагы машина шулкадәр көчле бәрелде ки, минем Toyota хәтта 3 метрга алга китте. Машинада ике бала йоклый иде, алар өчен бик нык курыктым. Рульдә булган егеткә ЮХИДИ чакыртырга тәкъдим иттем дә,...
    681
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2018 - 11:05
    Чаллыда фатирда чыккан янгында пенсионерның 90 процент тәне пешкән
    Чаллыда 7/03 йорты фатирында чыккан янгында пенсионерның 90 процент тәне пешкән. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. Янгын кичә көндез чыккан. 66 яшьлек ир-атның киеменә ут капкан, аны туганы коткарып калган. Пенсионерны хастаханәгә озатканнар. Ул II-III дәрәҗәдә пешү алган (тән өслегенең 90 проценты пешкән). Янгынның сәбәбе - ут белән...
    623
    0
    0
Реклама