Шəhри Чаллы

14 февраль 2018 яңалыклары

  • 14 февраль 2018 - 17:48
    Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Пхенчхандагы кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуучыларның командалы ярышларында көмеш медаль яулавы белән котлады. Республика лидеры котлау телеграммасын шулай ук спортчының остазына - фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега да юллады, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Хөрмәтле Этери Георгиевна,...
    660
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 17:43
    Татарстан мөселманнарына — хәләл ипотека
    Татарстанда якын арада ислам кануннарына туры килүче ипотеканы эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр. КФУ да узган түгәрәк өстәл вакытында әлеге тема күтәрелгән. Анда Россия һәм Малайзия, Казахстан, Нидерландтан килгән ислам финанслары өлкәсе белгечләре катнашкан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзерге ипотека шәригать кануннарына каршы килә, шунлыктан ислам кануннарына сыеша торган торак алу схемасын эшләргә...
    731
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 17:37
    Банктагы акчалар ничек юкка чыга?
    Россиядә бер-бер артлы банклар ябыла башлагач, танышларымның берсе: "Ул акчалар кая юкка чыга соң?" - дигән сорау бирде. Чынлап та, рибачы банклар халыктан җыйган акчаны бик зур процентлар белән кредит итеп бирәләр, процент аермасында зур акча эшлиләр, шуңа карамастан, ник бөләләр соң? Банк җитәкчеләре шулкадәр күп акча урлый аламы? Сүз...
    714
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 17:35
    “Үлгәннән соң кешене яру – гөнаһ”
    "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.- Хәзрәт, үлгән кешене яруга дин ничек карый? Үлгән кеше аны сизәме? Яручылар хәрам эш эшлиме? - Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер", - дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Мәетне юганда да сак кыланырга...
    653
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 11:44
    «Мәрхәмәтле ярдәм» – игелек эшләүдән тәм табу
    Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: "Мин сезне ир һәм хатын буларак парлы итеп яралттым. Мин сез күргән һәм күрмәгән әйберләрне дә парлы итеп яралттым», - ди. Җир йөзендә адәм балалары гына түгел, хайваннар, кошлар, төн белән көн, ак белән кара һ.б. да парлы. Ир белән хатынның парлы булуы исә күп нәрсәләрдән...
    986
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 11:04
    Өстәмә акчалар кая китә?
    Шәһәр советының депутат комиссияләрендә 2018 елның 1 гыйнварына шәһәр казнасындагы тотылмаган 260 млн сум акчаны бүлү мәсьәләсе каралды. Башкарма комитетның бу акчаны ничек бүлергә планлаштыруы хакында финанс идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Сәгыйдуллина сөйләде. Аның әйтүенчә, социаль- мәдәни объектларны ремонтлауга - 83 млн сум, 36,8 млн сумга "Колизей" күңел ачу...
    842
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 08:30
    Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан китте
    Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан киттте. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде. Гадел Вафинның вазифасыннан җибәрелүе турындагы фәрман 14 февральдә имзаланган. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде. Соңгы айда министрлыкта тикшерүләр узды. 1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында...
    916
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 07:20
    Каты салкыннар була, сакланыгыз!
    Бүген төнлә Татарстанда -26-27 градус салкын булуы хакында МЧС хәбәр таратты. 14 февральдән 15 ендә каршы төндә каты суыклар булачак. Уйсу урыннарда -30 градуска кадәр булуы бар. Көндез сындырачак: температура -7, -10 градус кына була.
    781
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:58
    Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында яңа ректор
    Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 11 ел ректор булып эшләгэн Фәйрүзә Мостафина эштән китте. Бүген аның урынына башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы, икътисади фәннәр кандидаты, доцент Әлфинур Галиакбәрова кандидатурасы расланды.
    887
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:54
    Яслеләргә чират зур
    Шәһәребездә 20 мең гаилә баласын яслегә биерергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3-7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес 100 урынына 120 бала. "Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча белән тәэмин итү өчен 50...
    806
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:45
    Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда яңа директор
    Тарихи-туган якны өйрәнү музеена Румиль Карамиевны җитәкче итеп кудылар. Яңа директорны мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова тәкъдим итте.Румиль Карамиевның радио-телевидениедә шактый эш тәҗрибәсе бар: радиода алып баручы, телевидиниедә яңалыклар чыгарышын алып баручы,«Кунел» радиостанциясенен дә баш мөхәррир урынбасары аннары «Чаллы ТВ» телеканалының директор урынбасары булып эшләде. Соңгы ике елны «Кызыл Тау»...
    807
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:33
    Бүген Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә
    2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Китап бүләк итү көне - дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган....
    659
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:32
    ҖИҢҮЧЕ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ!!!
    14 нче февраль- Гашыйклар көне уңаеннан игълан ителгән конкурска нәтиҗә ясалды. Редакциябез коллективының бердәм тавышы белән Ландыш Солтанова җиңүче булды. Аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм иганәчебез "ЧАЛЛЫ-ИКМӘГЕ" нең искиткеч тәмле торты белән бүләклибез! Бүләкне килеп алу турында белешмәне 57-01-19 номеры буенча белешә аласыз.
    0
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:26
    2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
    Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының...
    826
    0
    0
  • 14 февраль 2018 - 06:06
    Мәрҗанигә багышланган халыкара конференция уздырыла
    Казанда күренекле дин эшлеклесе, татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан "Русия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференциядә Баһрәйннән югары шәригать мәхкәмәсе рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Әнкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Үрдүн мәгариф министрлыгының...
    819
    0
    0
Реклама