Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мәрхәмәтле ярдәм» – игелек эшләүдән тәм табу

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: "Мин сезне ир һәм хатын буларак парлы итеп яралттым. Мин сез күргән һәм күрмәгән әйберләрне дә парлы итеп яралттым», - ди. Җир йөзендә адәм балалары гына түгел, хайваннар, кошлар, төн белән көн, ак белән кара һ.б. да парлы. Ир белән хатынның парлы булуы исә күп нәрсәләрдән...

Ислам дине фәкать гыйбадәт кылуны гына күздә тотмый. Мөселманнар спорт белән дә мавыгалар, бәйрәмнәрне дә уздыралар. Әмма аларның барлык гамәлләре дә, Аллаһы Тәгалә кушканча, хәләл юл белән башкарыла. Гаилә кору мәсьәләсе дә шушы ук принциптан чыгып хәл ителә. Ләкин безнең җәмгыятьтә мөслимә яки мөселманнарның танышу даирәсе шактый чикле. Күпчелек замана яшьләре кебек, алар күңел ачу чараларында, дискотека-барлар тирәсендә йөрмиләр. Һичшиксез, һәр адәм баласы киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, итагатьле мөнәсәбәтләр булган гаилә төзергә тели ләбаса. Әгәр туган-тумача, дуслар-танышлар арасында насыйп ярың табылмаса, нишләргә соң? Бу очракта ярдәмгә танышу үзәкләре килә. Ләкин Чаллыда, күпме генә сорашсам да, миңа шундыйрак үзәк булуын әйтүче кеше очрамаган иде. Әйе, әледән-әле интернет-сайтлар да ачыла бугай. Кызыксынып китеп, шундыйларның берсенә кереп чыкканым булды. Әмма биредә "уйнап йөрү" яхшы гамәл түгеллеген белгәнгә, бер көнлек аралашу белән чикләнергә туры килде.

Әлеге кызыксынуларым турында оныта да башлаган идем инде, "Шәһри Чаллы" редакциясе каршында гына эшләп килгән "Хәләл-Үзәк" сәүдә йортында мөселманнар өчен "Мәрхәмәтле ярдәм" таныштыру үзәге ачылуы турында белеп алдым. Әлбәттә инде, әле эшен башлап кына җибәрүче бу үзәк белән танышып чыкмау - дөрес булмас дигән уйга килдем. Әңгәмәдәшем - агентлыкның администраторы Эльвира Сабитова.

- Эльвира ханым, мөселманнарны үзара таныштыруга ихтыяҗ бармы шәһәрдә?

- Мөселманнарга хәләл җефетләрен табу бүгенге көндә Чаллыда да, башка шәһәрләрдә дә шактый авыр, чөнки алар яшәгән яки эшләгән мохиттә үзләренә тиң булырдай кеше юк дәрәҗәсендә. Ихластан Аллаһыга ышанган мөселман кешесе тыйганнан тыелып яшәргә омтыла, дөньяви җәмгыятьтә кабул ителгән кайбер яшәеш тәртипләрен кабул итми. "Мәрхәмәтле ярдәм" таныштыру үзәген ачу идеясе ул нәкъ менә шундый ихтыяҗны истә тотып барлыкка килде дә инде. Гомумән, бу үзәкне ачу - ул "Мәрхәмәтле ярдәм" проектының бер юнәлеше генә, аның күп төрле юнәлешләре бар. Хәйриячелек, мәсәлән.

- Таныштыру эше ни рәвешле оештырыла сездә?

- Безгә мөрәҗәгать иткән егет-кызлар, апа-абыйлар башта анкета тутыралар, без, әлбәттә, аларның паспорт күчермәләрен, фотоларын алабыз. Болар безнең өчен генә, кешегә күрсәтелми. Шуннан соң әңгәмә корабыз. Анкетада кеше тулаем ачылып бетмәскә мөмкин, үзара сөйләшү ул бүтәнрәк. Аралашкан чакта аның уй-фикерләре, теләк-омтылышлары, тормышка карашы яхшырак күренә. Ныклы гаилә корыр өчен, төрле параметрларның туры килүе мөһим, без шуларны исәпкә алырга тырышабыз.

Анкеталарын өйрәнгәннән соң, үзара тәңгәл килергә мөмкин потенциаль парларны вәлиләр (әти-әниләре, абый-апалары, дуслары, опекуннары) катнашында очрашуга чакырабыз. Дустанә әңгәмә барышында, чәй өстәле артында алар бер-берсен күрә, сыный. Вәлиләрнең фикерләрен тыңлыйбыз, һәрбер кешенең үз җае. Парлар олырак булган очракта балаларының фикерләре мөһим. Бу эшнең үз нечкәлекләре, һәр парга карата шәхсән якын килү сорала.

Таныштыру белән генә эш бетми. Даими рәвештә хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен "Гаилә нигезләре", "Әдәп" һ.б. темаларга укулар үткәрелә. Безнең үзәк шәригатькә һәм Россия кануннарына нигезләнеп эшли. Соңгысына тукталганда, бу безгә мөрәҗәгать итүчеләргә 18 яшь тулган булырга тиеш дигән сүз, мәгълүматларның конфиденциальлегенә дә җитди игътибар бирелә.

- Мин сезнең турыда очраклы рәвештә генә белеп алдым. Ә сезнең хезмәтләргә мохтаҗ кешеләр үзәкне ничек таба ала?

- Чаллы шәһәрендә, әлбәттә инде, «Мәрхәмәтле ярдәм» таныштыру үзәге ачылу турындагы хәбәр мөселманнар арасында иң элек «сарафан радиосы» аша таралды. Мөселман даирәсе үзара тыгыз аралаша, барысы өчен дә күркәм яңалык булган бу хезмәт тиз арада барлык ялгызакларга да барып ирешер, ин ша Аллаһ. Социаль челтәрләрдә (инстаграм, вконтакте) үз сәхифәләребезне ачып җибәрдек, анысы читтә яшәүчеләрне дә таныштыру мөмкинлеге булсын өчен кирәк. Безнең планнар - Чаллы шәһәре белән генә чикләнмәү.

- Димәк, әгәр мин Татарстанның ерак бер авылында, яки, гомумән, Татарстаннан да читтә яшәүче ялгыз хатын яки ир-ат булсам да, сезнең үзәк аша үз парымны таба алачакмын?

- Әлбәттә. Бу очракта анкетаны, паспорт күчермәсен һәм фотоны почта аша җибәрергә була. Анкетаны кулдан тутырып, имзалап, скрин белән җибәрүне сорыйбыз, чөнки бу хокукый яктан дөресрәк дип саныйбыз. Шулай да барыбер аларны бирегә чакырабыз, җайлары булганда киләләр. Анкета үрнәген сайтта урнаштырырга җыенабыз. Эшебез әле башланып кына килә, шунлыктан сайтны да тиешле дәрәҗәгә җиткереп бетерәсе бар әле.

Татарстан районнары белән, әлбәттә, сайт аша гына эшләүне күздә тотмыйбыз. Тора-бара ялгызакларны барлау, таныштыру эшенең башка ысулларын да гамәлгә кертербез дип уйлыйбыз. Төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган, менә дигән әти яки әни булырлык, үрнәк ир яки хатын булырлык мөселманнарны таныштыру - безнең саваплы гамәлебез булыр дип ышанабыз.

- Сез бары тик ислам кануннары белән яшәүче парсызлар белән генә эшлисезме? Яшерен-батырын түгел, үзен мөселман татары дип санаучы, ләкин гамәлләрен тиешенчә үтәмәүче кешеләр шәригать кануннары буенча яшәүчеләргә караганда күбрәк тә бит.

- Без андый катгый таләпне куярга тырышмыйбыз. Әлбәттә, гаилә дәвамлы булсын өчен, динебез ир белән хатынның биш төрле матдәдә - икесенең дә мөселман булуы, диннәренең торышы, мал, нәсел, һөнәр ягыннан якын булулары белән туры килүләрен шарт итеп куя. Шулай да әле иман, калебләре ныгымаган татарларыбыз белән дини юнәлештә дә эш алып барабыз. Күп кенә хаталар дини белемнең җитмәве белән дә эшләнелә.

- Соңгы соравым бу хезмәтнең хакы турында.

- Мөселманнарны таныштыру эшен без Аллаһ ризалыгы өчен түләүсез алып барабыз. «Һәрбер эш нияткә карап бәяләнер» дигән хәдис тә бар. Һәркайсыбыз һәр эшебезне фәкать Аллаһ ризалыгын өмет итеп кенә эшләргә тиеш. Гаиләләргә тормыш корып җибәрүгә ярдәм - гамәл дәфтәренә языласы саваплы эшләрнең берсе дип инанып эшлибез бу эшне.

- Изге эшегездә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын сезне. Хезмәтегез нәтиҗәле, дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев