Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрҗанигә багышланган халыкара конференция уздырыла

Казанда күренекле дин эшлеклесе, татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан "Русия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференциядә Баһрәйннән югары шәригать мәхкәмәсе рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Әнкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Үрдүн мәгариф министрлыгының...

Казанда күренекле дин эшлеклесе, татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан "Русия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган халыкара конференциядә Баһрәйннән югары шәригать мәхкәмәсе рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Әнкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Үрдүн мәгариф министрлыгының ислам мәгарифе бүлеге координаторы Лүай Хәлил һәм башкалар көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Шулай ук Русия дин әһелләре, Ставрополь крае, Ханты-Манси автономияле округы, Сарытау, Самар, Ульян өлкәсе Диния нәзарәте җитәкчеләре, Русия Дини җыены вәкиле, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, музей мөдирләре катнашачак. Пленар утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Мәрҗанинең туганы Гөлзада Мостафинаның да катнашуы көтелә.

16 гыйнвар татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулды. Татарстан мөфтияте 2018 елны Мәрҗани елы дип игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев