Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан китте

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан киттте. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде. Гадел Вафинның вазифасыннан җибәрелүе турындагы фәрман 14 февральдә имзаланган. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде. Соңгы айда министрлыкта тикшерүләр узды. 1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан киттте. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде.

Гадел Вафинның вазифасыннан җибәрелүе турындагы фәрман 14 февральдә имзаланган. Аның урынына Казанның 7нче санлы клиник хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйков билгеләнде.

Соңгы айда министрлыкта тикшерүләр узды. 1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тентү узды. Министр урынбасары Елена Шишмарева Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылды.

Тикшерү версиясенә караганда, Шишмарева вазифасы кысаларыннан чыгып, министрлыкка караган оешма хезмәткәрләрен квалификацияләрен арттыру курсларында укырга мәҗбүр иткән. 7 февраль Шишмарева үзенең йортында үле килеш табылды. Ул үз-үзенә кул салган диделәр.

Соңгы тапкыр Гадел Вафин Казанбаш мәктәбендә агуланучыларның хәле турында мәгълүмат биргән иде.

Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгын 2013 елдан бирле җитәкләде. Ул министр вакытында Татарстан дәваханәләре, хастахәнәләре төзекләндерелде, яңалары төзелде. Авылларда фельдшерлек пунктлары булдыру програмы тормышка ашырылды. 13 февральдә генә дә Рөстәм Миңнеханов катнашында Чистайда 202 млн сумга төшкән балалар дәваханә ачылган иде.

Шул ук вакытта Вафин чоры республиканың сигез районында бала табу урыннарының ябылуы белән дә истә калачак. Сәламәтлек саклау министры бу әниләр һәм бәбиләр үлеме кимесен, хатын-кызлар яхшырак дәрәҗәдәге урыннарда күренергә йөри алсын һәм бала тапсын өчен эшләнде дип аңлатты. Авырлы хаты-кызлар хәзер яхшы җиһазланган, ләкин 30-100 километр ераклыкта урнашкан балалар тудыру йортларына барырга тиеш.

https://www.azatliq.org/a/29037819.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев