Шəhри Чаллы

26 февраль 2018 яңалыклары

  • 26 февраль 2018 - 18:30
    Алинәне аэропортка каршы алырга татарлар күп килде
    Милләтебез горурлыгы Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитвлны Мәскәү аэропортында милләттәшләребез чәчәк бәйләмнәре, чәкчәк һәм Татарстан әләмнәре белән каршы алырга килделәр. Әммә үзәк телеканаллар татарларның шулай Алинәне зурлап килүләрен күрсәтмәделәр.
    792
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 18:08
    Алинә Заһитованы башкорт кызы, дип алдашырга тотынганнар
    Алинә Заһитованы башкорт кызы, дип бөтен интерненты тутырдылар.Бу аның әтисе Башкортстан белән чиктәш Татарстанның Актаныш районында тууы белән бәйле икән.Имеш элек Актаныш районы Уфа өязенә кергән.Көнләшүгә чыдый алмаган урысларга Алинәнең башкорт булуы кулай икән.Татар гына булмасын. Башкортларның Алинәне үзләренеке итергә теләвенә көлке итеп кайбер социаль челтәрләрдә Башкортлардан торган Олимпияда хоккей...
    799
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 17:22
    Гүзәл Уразова, сыер савучы булып, яңа клип төшерә?!
    Гүзәл Уразова әлеге ялларда үзенең инстаграм битенә сыерлар янына басып төшкән фотосын урнаштырды. Нәрсә турында бу? Әллә җырчы яңа клибын төшерәме? Баксаң, Гүзәл Уразованы фермага аның ире алып килгән икән. Илдар Хәкимов шулай балачак вакытында көтү көткәннәрен исенә төшереп йөргән. Гүзәл Уразова да, балачактагы ике сыерын искә төшереп, ферма сыерларын...
    801
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 17:21
    Чаллы хастаханәләренә эшләргә килгән табибларга акча бүлеп биреләчәк
    Чаллы хастаханәләренә эшләргә килгән табибларга шәһәр бюджетыннан акча бүленеп биреләчәк. Моннан тыш, алар Татарстан президенты грантын алганнар. 4 ел эчендә калага башка регионнардан 140 табиб эшкә килә. Алар барысы да Татарстан Президентыннан 500 сум күләмендә грантка лаек булганнар. Ләкин Чаллы барыбер табибларга кытлык кичерә, шуңа күрә әлеге грантка тагын 100...
    796
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 13:18
    Театрда премьера!
    Чаллы татар дәүләт драма тетрында 2 мартта Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" әсәре буенча куелган "Бер мәхәббәт тарихы" спектакленең премьерасы була. Баш режиссер Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән бу спектакльдә төп рольләрне Гөлфия Фәйзерахманова белән Камил Зарипов башкара.
    0
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 13:12
    "Ышаныч"та уен бүлмәсе ачылды
    "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтә үзәгендә балалар өчен уен бүлмәсе ачылды. Ул эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре ярдәме белән җиһазланды. Бүлмәне ачу тантанасында нәниләр үзләренә ярдәм иткән дусларына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
    761
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 12:49
    Чаллыда тагын төзелү эшләре башлана
    Чаллыда 2 ресурс үзәге төзекләндереләчәк. Политехника һәм педагогия көллиятләре дә яңартылачак . Башкарыласы хезмәтләрнең башлангыч бәясе 106,2 млн. сум. Бу акча Татарстан республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
    788
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 12:12
    Алинә – илебез горурлыгы
    Ко­ре­я­да уз­ган кыш­кы Олим­пия уен­на­рын­да та­тар кы­зы Али­нә За­һи­то­ва­ның фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча ал­тын ме­даль яу­ла­вы Рос­сия һәм биг­рәк тә, без, та­тар­лар өчен, әй­теп бе­те­рә ал­мас­лык го­рур­лык бул­ды. 15 яшь­лек кыз боз­да җил­дән-җи­тез шу­ып, кат­лау­лы эле­мент­лар ясап, хәт­та дөнья ре­кор­ды да куй­ды Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, бө­тен дөнья Али­нә За­һи­то­ва­ның чы­гы­шын тын да...
    1319
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 11:34
    «Әйтмичә ярамый, кызым» (Хикәя)
    Көзге төн. Салкынча яңгыр сибәли, йолдызлар каядыр качышып беткәннәр. Ай да ялгыз йөрүдән ямь тапмыйча, болытларга төренеп йокларга яткан. Ай гына түгел, бөтен авыл изрәп йоклый. Төнге тынлыкны бозучы бер генә җан иясе дә күренми. Хәер, болай дип расларга ашыкмыйк әле. Әнә пычрак юлдан арба тартып кемдер бара түгелме соң?...
    1575
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 11:15
    Мартта татарстанлылар 4 көн рәттән ял итәчәк
    8 март - рәсми ял көне, ә 9 мартта, 6 гыйнвардагы ял көне күчерелү сәбәпле, ял итәбез. Һәрвакыттагыча, бәйрәм алды булган 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 2018 елның марты 31 көннән тора, аның 20се эш көне саналса, 11е - ял көне. Аннан соңгы киләсе озын яллар безне май...
    790
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 10:35
    Сак булыгыз: кибетләрдәге сөт продуктлары кеше сәламәтлеге өчен куркыныч
    26 февральдән Россиягә Белорусиядән сөт һәм башка сөт продуктларын кертүне тыючу закон үз көченә керә. Дүшәмбе көнне Россия һәм Белорусия арасында консультатив очрашу булачак. Моннан соң түбәндәге продуктлар кертелми башлаячак: пастеризацияләнгән, стерилизацияләнгән һәм ультрапастеризацияләнгән сөт, сөт өсте продуктлары (сливки наливом, сухие, концентрированные, молочная наливная), коры сыворотка, консервланган куертылган сөт һәм...
    802
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 10:02
    Мәрхүмә Хәния Фәрхи зур премиягә лаек булды
    Легендар Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган мәдәни чаралар Тәтешле районы Иске Күрдем авылында булып узган. Зур бүләкне мәрхүмә җырчының сеңлесе Фирүзә Ибатуллиннага тапшырганнар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә татар-башкорт җырлары конкурсын оештыру планнары белән...
    876
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 09:16
    Сертификаты на материнский капитал получили 248 тысяч молодых семей из Татарстана
    За годы реализации программы материнского капитала жители республики получили господдержку на общую сумму более 70 млрд рублей. (Казань, 26 февраля, «Татар-информ, Наталья Рыбакова). 248 тысяч молодых семей из Татарстана получили сертификаты на материнский семейный капитал за годы действия программы в Татарстане. Об этом сообщила сегодня на пресс-конференции в ИА «Татар-информ»...
    774
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 08:21
    Наил Мәһдиев өлешчеләр мәсьәләсе турында: «Без кешеләрне кыен хәлдә калдыра алмыйбыз»
    Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп бетмәгән 65/03 йортында булды. Түбәндге йортны элек «ФОН» компаниясе торгызган. Хәзер оешма банкрот. Төзелмәгән килеш өй 2014 елдан бирле тора. Төзү эшләре 60%-ка башкарылган. Йорт өлешләп түләүчеләр акчасына төзелде, анда 93 кеше катнашкан. Хәзерге вакытта чаллы проект оешмасы ҖЧҖ «Стройпроект» йорт конструкциясен тикшерә. Бу эш...
    782
    0
    0
  • 26 февраль 2018 - 08:13
    Носкины чәчәккә алыштыр!
    Ел саен 23 февральдә хатын-кызларның ирләргә бүләк иткән гади генә әйберләрен көлеп искә алалар: носки, дезодорант, юыну өчен гель... Әлбәттә, ирләр үзләре 8 мартта мондый вак-төяк белән котыла алмый. Кайбер нәфис затка чәчәк бүләк итми кара! Ә менә кайбер эшкуарлар, бу вакыйганы да үз файдасына аударырга тырышып, "23 февральгә бирелгән...
    831
    0
    0
Реклама