Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алинә – илебез горурлыгы

Ко­ре­я­да уз­ган кыш­кы Олим­пия уен­на­рын­да та­тар кы­зы Али­нә За­һи­то­ва­ның фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча ал­тын ме­даль яу­ла­вы Рос­сия һәм биг­рәк тә, без, та­тар­лар өчен, әй­теп бе­те­рә ал­мас­лык го­рур­лык бул­ды. 15 яшь­лек кыз боз­да җил­дән-җи­тез шу­ып, кат­лау­лы эле­мент­лар ясап, хәт­та дөнья ре­кор­ды да куй­ды Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, бө­тен дөнья Али­нә За­һи­то­ва­ның чы­гы­шын тын да...

Ко­ре­я­да уз­ган кыш­кы Олим­пия уен­на­рын­да та­тар кы­зы Али­нә За­һи­то­ва­ның фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча ал­тын ме­даль яу­ла­вы Рос­сия һәм биг­рәк тә, без, та­тар­лар өчен, әй­теп бе­те­рә ал­мас­лык го­рур­лык бул­ды. 15 яшь­лек кыз боз­да җил­дән-җи­тез шу­ып, кат­лау­лы эле­мент­лар ясап, хәт­та дөнья ре­кор­ды да куй­ды

Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, бө­тен дөнья Али­нә За­һи­то­ва­ның чы­гы­шын тын да ал­мый­ча кү­зә­теп, фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча бу яшь­тә Олим­пия чем­пи­о­ны дә­рә­җә­се­нә иреш­кән АКШ спорт­чы­сы Та­ра Ли­пинс­ки уңы­шын ка­бат­ла­я­чак дип көт­те. Али­нә­без сы­нат­ма­ды. Ал­тын ме­даль бе­лән бү­ләк­лән­де. Дөнь­я­ның бар­лык аек акыл­лы җа­на­тар­ла­ры­на ку­шы­лып, Рос­сия хал­кы да мо­ңа шат­ла­ныр­га ти­еш иде. Тик... ал­тын ме­даль бу­лу бик ях­шы, әм­ма аны Мед­ве­де­ва алыр­га ти­еш бул­ган икән лә­ба­са. Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те бе­лән әле ярый Олим­пия уен­на­ры без "те­лә­гән­чә" бар­мый, юк­са Али­нә ке­бек та­лант­лы, ты­рыш та­тар кыз­ла­ры го­мер­гә дә ал­тын ме­даль алал­мас иде.

Ал­лаһ­ка шө­кер, Али­нә­без­нең чы­гы­шы­на Көн­ба­тыш та юга­ры бәя би­реп, аның уңы­шы­на шат­ла­ну­ла­рын ачык­тан-ачык әй­теп бир­де. Олим­пия чем­пи­о­ны, аме­ри­ка­лы Та­ра Ли­пинс­ки За­һи­то­ва ту­рын­да: "Өл­кән­нәр дә­рә­җә­сен­дә бе­рен­че се­зон гы­на чы­гыш ясый, әм­ма бу эш­не ун ел­лык тәҗ­ри­бә­се бул­ган ос­та ке­бек баш­ка­ра. Үзе­нең ал­ды­на бер­кем дә, бер­кай­чан да ба­рып җи­тә ал­ма­ган мак­сат­лар куя, шу­лар­га ире­шә һәм мо­ны дөнь­я­да бе­рәү дә бул­ды­ра ал­ма­ган­ча тиз­рәк һәм ях­шы­рак эш­ли. Аның чы­гы­шы ба­шын­нан ахы­ры­на хәт­ле ис­кит­кеч иде," - дип бел­дер­де. Ә без­не­ке­ләр бу ва­кыт­та: "Эх, Мед­ве­де­ва алыр­га ти­еш иде бит бу ал­тын­ны", - дип утыр­ды. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча күп тап­кыр­лар җи­ңү­ләр­гә иреш­кән, бу өл­кә­дә чын про­фес­си­о­нал Ев­ге­ний Плю­щен­ко Али­нә өчен их­лас­тан шат­ла­ну­ын бел­де­реп, ин­с­таг­рам­мы­на язып куй­ды.

Дан­лык­лы мил­ләт­тә­ше­без Али­нә Ижау шә­һә­рен­дә 18 май­да тре­нер Ил­наз За­һи­тов (Ак­та­ныш ра­йо­ны еге­те) га­и­лә­сен­дә туа. Ул үзе­нең бү­ген­ге уңыш­ла­ры өчен әти- әни­се­нә, әби­се­нә рәх­мәт­ле­дер, мө­га­ен. Әти­се Ил­наз "Ижс­таль" хок­кей ко­ман­да­сы­ның тре­не­ры. Го­ме­ре бу­е­на фи­гу­ра­лы шуу ту­рын­да хы­ял­лан­ган әни­се бар тор­мы­шын кы­зы­на ба­гыш­ла­ган. Кы­зын 5 яшь­тә фи­гу­ра­лы шуу­га бир­гән. Али­нә баш­та Ижау­да шө­гыль­лән­гән, кү­не­гү­ләр­гә Әгер­же­гә дә йөр­гән. Тәү­ге тап­кыр Әл­мәт тә ярыш­кан. 10 яшь­кә ка­дәр ул әл­лә­ни уңыш­лар­га иреш­мә­гән. Мәс­кәү­дә Эте­ри Тут­бе­рид­зе ку­лы ас­тын­да эш­ли баш­ла­гач кы­на аңа уңыш ар­ты уңыш кил­гән. Кыз Фран­ци­я­дә уз­ган фи­гу­ра­лы шуу бу­ен­ча юни­ор­лар ара­сын­да җиң­де. Мар­сель­дә ул ирек­ле һәм кыс­ка прог­рам­ма­да бе­рен­че урын яу­ла­ган иде. Шу­лай ук бы­ел, ин­де зур­лар ара­сын­да, Ев­ро­па чем­пи­о­на­тын­да да ал­тын ме­даль бе­лән бү­ләк­лән­де.

Али­нә - та­тар­ның гоур­лы­гы. Ша­гыйрь­ләр Мир­ха­ди Ра­зов бе­лән Ро­берт Миң­нул­лин аңа ба­гыш­лап ши­гырь­ләр дә яз­ды­лар. Мил­ләт­тә­ше­без, Олим­пия чем­пи­о­ны бе­лән шә­һәр­дәш­лә­ре­без дә го­рур­ла­на. Ме­нә алар­ның фи­кер­лә­ре:

Гө­лү­сә ГАЙ­НЕТ­ДИ­НО­ВА, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты:

Мин Али­нә­нең чы­гы­шын елый-елый ка­ра­дым. Мил­лә­те­без өчен го­рур­лык хис­лә­ре күз яшь­лә­ре бу­лып ак­ты. Күр­ше рес­пуб­ли­ка­да, Чал­лы­дан ерак тү­гел шә­һәр­дә ту­ып-үс­кән 15 яшь­лек та­тар кы­зы­ның Олим­пия уен­на­рын­да җи­ңүе без­нең өчен әй­теп, аң­ла­тып бул­мый тор­ган зур шат­лык һәм го­рур­лык. Ул ба­ла яшь­ле­ге бе­лән үзе­нең нин­ди ба­тыр­лык кыл­га­нын, Рос­си­я­нең ни­чек дан­ла­вын әле­гә аң­лап та бе­тер­ми­дер. Әм­ма аның исе­ме дөнь­я­ның Олим­пия уен­на­ры та­ри­хы­на ал­тын хә­реф­ләр бе­лән языл­ды. Ул ба­ла­да нин­ди­дер сөй­кем­ле­лек бар. Бе­рүк Ал­ла­һы Тә­га­лә яман күз­ләр­дән сак­ла­сын үзен.

Эль­ви­ра НОГ­МА­НО­ВА, мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы:

Олим­пия уен­на­рын­да Али­нә­нең чы­гыш яса­вын кы­зык­сы­нып һәм дул­кын­ла­нып кү­зәт­тем. Аның Ко­ре­я­ның Пхенч­хан бо­зын­да юга­ры сән­гать әсә­ре ту­ды­рып, көн­дәш­лә­рен узып ки­теп Рос­си­я­гә бе­рен­че ал­тын ме­даль ки­те­рүе го­рур­лык хи­се ту­дыр­ды. Ки­лә­чәк­тә дә үзе­нең уңыш­ла­ры бе­лән фи­гу­ра­лы шу­у­ы­ны яра­ту­чы­лар­ны сө­ен­дер­сен.

Фә­нис ША­КИ­РОВ, ке­че эш­мә­кәр:

Уд­мур­ти­я­дә ту­ып-үс­кән яшь та­тар спорт­чы­сы спорт дер­жа­ва­сы бу­ла­рак Рос­си­я­нең ре­пу­та­ци­я­сен сак­лап ка­лу­га үзен­нән ис­кит­кеч зур өлеш керт­те. Та­тар­лар ал­га! Бу - бү­ген­ге вәз­гы­ять­тә Рос­сия хал­кы­на, сә­я­сәт­че­ләр­гә та­тар хал­кы­ның бө­ек­ле­ге бе­лән исәп­лә­шер­гә ту­ры ки­лә­чәк ди­гән сүз. Без бул­ды­ра­быз!.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев