Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев өлешчеләр мәсьәләсе турында: «Без кешеләрне кыен хәлдә калдыра алмыйбыз»

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп бетмәгән 65/03 йортында булды. Түбәндге йортны элек «ФОН» компаниясе торгызган. Хәзер оешма банкрот. Төзелмәгән килеш өй 2014 елдан бирле тора. Төзү эшләре 60%-ка башкарылган. Йорт өлешләп түләүчеләр акчасына төзелде, анда 93 кеше катнашкан. Хәзерге вакытта чаллы проект оешмасы ҖЧҖ «Стройпроект» йорт конструкциясен тикшерә. Бу эш...

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп бетмәгән 65/03 йортында булды.

Түбәндге йортны элек «ФОН» компаниясе торгызган. Хәзер оешма банкрот. Төзелмәгән килеш өй 2014 елдан бирле тора. Төзү эшләре 60%-ка башкарылган.

Йорт өлешләп түләүчеләр акчасына төзелде, анда 93 кеше катнашкан. Хәзерге вакытта чаллы проект оешмасы ҖЧҖ «Стройпроект» йорт конструкциясен тикшерә. Бу эш 1 апрельдә тәмамланаячак. 1 майга оешма ремонт һәм төзелеш эшләре планын тәкъдим итәчәк. Аннан соң төзелешнең беренче чираты башланаячак. Йортны ГК ҖЧҖ «Профит» төзи.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, - өлешләп түләүчеләр белән бу мәсьәләне хәл итү кирәк. «Кешеләрнең кыенлы хәлдә калуын без аңлыйбыз, битараф кала алмыйбыз. Мәсьәлә озакка сузылган, бу финанс ресурслар белән бәйле. Без бу сорау белән шөгыльләнәбез», - дип аңлатты Наил Мәһдиев, йортның беренче секциясен шәхсән карап йөргәндә.

Төзелешнең беренче чиратын тәмамлау өчен якынча 120 млн сум кирәк булачак. Кешеләрне урнаштыру ел ахырына планлаштырыла.

http://nabchelny.ru/news/30406

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев