Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Носкины чәчәккә алыштыр!

Ел саен 23 февральдә хатын-кызларның ирләргә бүләк иткән гади генә әйберләрен көлеп искә алалар: носки, дезодорант, юыну өчен гель... Әлбәттә, ирләр үзләре 8 мартта мондый вак-төяк белән котыла алмый. Кайбер нәфис затка чәчәк бүләк итми кара! Ә менә кайбер эшкуарлар, бу вакыйганы да үз файдасына аударырга тырышып, "23 февральгә бирелгән...

Ел саен 23 февральдә хатын-кызларның ирләргә бүләк иткән гади генә әйберләрен көлеп искә алалар: носки, дезодорант, юыну өчен гель... Әлбәттә, ирләр үзләре 8 мартта мондый вак-төяк белән котыла алмый. Кайбер нәфис затка чәчәк бүләк итми кара!


Ә менә кайбер эшкуарлар, бу вакыйганы да үз файдасына аударырга тырышып, "23 февральгә бирелгән бүләкләрне үтилләштерү сервисы" уйлап тапкан. Хәйләкәр эшкуарлар ирләргә үзләренә кирәкмәгән вак-төяк бүләкләрен, бераз акча өстәп түләп, 8 мартта чәчәк бәйләменә алыштырырга тәкъдим итә. Чөнки бу бәйрәмдә гөлләмәләргә хак кискен арта, ә күпмедер өлешен "бүләкләтә" түләү ирләргә акчаны янда калдырырга ярдәм итә. Ул бүләкләрне эшкуарлар Интернет аша сатарга җыена икән...

http://kiziltan.ru/kyzyk-news/10095-noskiny-chchkk-alyshtyr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев