18 октябрь 2019 яңалыклары
-
Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумына кушылачак
24 октябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында реаль вакыт режимында эшмәкәрләрнең «Минем бизнес» Бөтенроссия форумыннан трансляция булачак.
-
Бөтендөнья татар форумы "Татарча диктант"тагы әсәрнең алмаштырылуын хәбәр итте
Диктантта "Болын" әсәре урынына "Мин кулыма китап алам" әсәреннән өзек кулланылачак.
-
Иштирәкнең рухи тоткасы
Иштирәк авылында яшәүче танылган журналист Илдус Гәрәй улы Илдарханов шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. «Үзенчәлекле шәхес», «алтын каләм иясе», «журналистиканың аксакалы», «спорт журналистикасына нигез салучы» диделәр аның турында кичәгә килгән дуслары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр. Ул Иштирәк авылын, туган төбәген, районны танытуда да зур өлеш керткән, спортка багышланган күпләгән мәкаләләр, китаплар авторы буларак танылган, шуның белән халык арасында абруй казанган якташыбыз.
-
Яр Чаллы депутатлары хокук тәртибен саклау буенча участок һәм җәмәгать пунктлары эшен карап тикшерделәр
Шәһәр Хакимиятендә регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы үтте.