Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 369 кеше һәлак булган
2019 елда Татарстанда 4525 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 369 кеше һәлак булган. Һәлакәт корбаннары арасында - 129 машина йөртүче, 109 пассажир һәм 131 җәяүле. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, тизлек режимын бозу һәм куркынычсызлык каешын кулланмау.