Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җомга мөбарәк булсын!

Чаллы мөхтәсибәте “Гаилә белән чаңгы шуу” чарасына чакыра

Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүнең кеше организмына зур файда китерүе беркемгә дә сер түгел. Хәтта гадәти көндәлек физик күнегүләрне үтәү дә кешеләрнең хәлләрен сизелерлек яхшырта һәм төрле авыруларга каршы иммунитетны ныгыта. Кайберэулэр спорт белән шөгыльләнүнең мәгънәсен күрмәсә дә, күпчелегебез тормышта физик активлыкның аеруча кирәклеген аңлыйбыз. Моңа өстәп, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вә-сәлләм) Бохари җыентыгында килгән хәдисендә: “Сезнең тәнегезнең сезнең өстән хокукы бар”, – дигән сүзләре дә безгә сәламәтлегебезне саклау һәм аның өстендә эшләүнең мөһимлеген аңлата. Әйтелеп киткән кагыйдәләрне истә тотып, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ел саен төрле спорт чаралары уздырып тора. Шундый чараларнын берсе – “Гаилә белән чаңгы шуу” дип аталганы 23 февраль көнне шәһәребезнең “Прибрежный” паркында үткәреләчәк. Ул иртәнге сәгать 9:00 да башланачак һәм 11:00 гә чаклы төрле спорт уеннары белән дәвам итәчәк. Жиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай