Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авылда хезмәт хакы артырмы?

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына авылда хезмәт хакы дәрәҗәсен контрольгә алырга кушты. Шулай ук авыл хезмәтчәннәренә лаеклы хезмәт хакын тәэмин итүгә игътибар итүен әйтте.

Хәзер Рөстәм Миңнехановның районнарга эшлекле визитлары сериясе башланды. Ул Кукмара һәм Балтач районнарында булып, социаль объектларны һәм яңа производстволарны карады инде.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова йомгаклау коллегиясе барышында ведомство авыл хуҗалыгында хезмәт хакы дәрәҗәсен борчый, дип белдерде. Бу тармакта уртача хезмәт хакы 23,5 мең сум тәшкил итә.

Татарстанның элеккеге авыл хуҗалыгы министры, хәзер Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов шулай ук тармакта тиешенчә хезмәт хакы түләмәүгә игътибар итте. "Аена 22,8 мең сум хезмәт хакы булганда, икътисад буенча уртача 34 мең булганда, авылда хезмәт дәрәҗәсен арттыру мөмкин түгел диярлек. Ә айга 19 мең хезмәткәрне тотып та булмый", - диде ул.

inkazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев