Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 369 кеше һәлак булган

2019 елда Татарстанда 4525 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 369 кеше һәлак булган. Һәлакәт корбаннары арасында - 129 машина йөртүче, 109 пассажир һәм 131 җәяүле. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, тизлек режимын бозу һәм куркынычсызлык каешын кулланмау.

Машинадагы барлык пассажирлар, шул исәптән машина йөртүче дә, куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы кием элементларын кулланырга киңәш ителә. Гади куркынычсызлык чаралары Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев