Мин сокланам сиңа, кешелек!
Әлеге язмамны Рүзәлнең бик тә матур һәм мәгънәле сүзләреннән башлыйсым килә: ашыга-ашыга өйгә кайтып барганда берәрсе юл бирмәсә, берәр шофер җәяүлеләр юлында безне үткәрмәсә, хастаханәләрдә чират торганда бер-беребез белән сүзгә килгәндә, бу дөньяда миһербанлы кешеләр бигрәк аз дип уйлыйбыз. Ләкин бу һич кенә дә алай түгел, әйләнә-тирәдә ярдәм кулын сузарга әзер торучы кешеләр бихисап күп.