Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу бәхетне җиде ел көттек»: Чаллыда яшәүче гаиләдә өч игезәк туган

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 25 гыйнвар көнне өч игезәк бала дөньяга килә.

Бәхетле әни — Кристина Максименко. Аны бала тудыру йортыннан каршы алырга дип, Чаллыдан ире Данил Феофантов һәм туганнары килә. Әти кеше кулына зур-зур пакетлар, чәчәк бәйләмнәре тотып әле бина эченә керә, әле чыга. Үзе әзрәк югалып калган кыяфәттә, нәрсә булганын төгәл генә аңлап та бетерми кебек.
«Дустым белән кич урамда йөргәндә каршыма өч игезәк кыз очраган иде. Ышанып бетә алмадым моңа, шулай була аламы икән, дип уйладым. Икенче көнне УЗИдан соң хатыным өч бала көтүе турында хәбәр итте. Аптырап калдым. Әле күргәнем юк бит, һаман ышанып та бетә алмыйм. Көтмәгәндә өчләтә бәхетле булдым», — ди әти кеше. Әти кеше инде балалар тәрбиясе белән бәйле видеолар карап, төрле мәкаләләр белән дә танышып өлгергән. Данил белән Кристинаның беренче балалары бу. Йөклелек чорын Кристина яхшы үткәрә, хастаханәдә ятарга туры килми аңа. Йөклелегенең 28нче атнасында аны Чаллы хастаханәсенә салалар, аннан соң Казанга перинаталь үзәккә табиблар күзәтүе астына күчерәләр. Сабыйлар кесарев кисеме юлы белән туа. Әлеге операция вакытында зур бригада — 16 кеше эшли.
«Дөресен генә әйткәндә, куркып та калдым әзрәк. Ходай безгә шундый бүләк ясады бит», — дип сөйли Кристинаның әнисе Эльвира, күз яшьләрен сөртеп. Балаларга исемне дә бөтен гаилә белән сайлаганнар: Мирон, Матвей һәм Валерия.
«Мин гаиләдәге иң яшь кеше, апамның беренче ярдәмчесе булырмын. Балалар карашырга әзермен», — ди яшь әнинең сеңлесе Ангелина.
«Хис-кичерешләремне сөйләп аңлатып кына булмый, әйтеп бетергесез. Өч бала икәнен белгәч, курыкмадым, мин куркып тора торганнардан түгел, — ди көр тавышлы Кристина. — Бу бәхетне җиде ел көттек. Бер сер әйтәм: дога кылырга кирәк, Аллаһы Тәгаләдән сорарга. Балалы кешеләр сиңа берәр бала әйбере бүләк итсә дә яхшы. Йөклелек чорында үземне тыныч тотарга тырыштым, күңел халәтеннән дә күп нәрсә тора».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев