Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышны озатабыз

Чаллыда 29 февральдә кыш озату йоласы "Масленица" узачак

Шимбә көнне, 29 февральдә, Чаллыда "Масленица – 2020 " бәйрәме узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч мәйданчыгында узачак: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Алар 11:00 сәгатьтә башлана.

Җиңү паркында оештырылган халык күңел ачу программасы һәр катнашучыга борынгы бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бәйрәм кунаклары рус кышын озату йолалары белән генә танышып калмыйча, уен һәм спорт мәйданчыкларында булып, аларның турыдан-туры катнашучылары да була алачак. Бәйрәм концерты кысаларында шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында чаллылыларны бию интерактивлары, флешмоблар, уеннар һәм ярышлар, тематик викториналар көтә. 

Азатлык мәйданында кунакларны шәһәрнең популяр артистлары һәм "Кызыл тау" мәдәният үзәге, "Шатлык" яшьләр үзәге һәм 13-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары чыгышлары көтә.

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында шулай ук «Масленица-2020» театральләштерелгән программасы узачак.  Бәйрәмнең кульминациясе булып, традицион рәвештә чучело яндыру торачак. Бу йола кышны озатуны һәм яз килүен символлаштыра.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Фото из открытых источников

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев