14 апрель 2020 яңалыклары
-
14 апрель 2020 - 15:51Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
14 апрель 2020 - 14:15Ангинаны (тамак бакасын) ничек дәваларга? [киңәш]Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта.
-
14 апрель 2020 - 13:23«Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…» — Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыгаАпрель башында социаль челтәрләрдә Әлмәтнең үзәк хастаханәсендә эпидемиологик ситуациянең контрольдән чыгуы турында аудиоязма таралды. Бу язма фейк дип игълан ителеп озак та үтмәде, Мәскәүдә булып кайткан Әлмәт кешесендә коронавирус дип шикләнүләре турында яңа видео пәйда булды. Видео авторы Лилия Самарина (кыз фамилиясе Мөшәрәпова — ред.) әнисенең Мәскәүдән кайткач хастаханәгә эләгүе, аны кинәт Чаллыга алып китүләре турында сөйли, әнисен эзләргә Мәскәүдән үзе кайта. Икенче видеоны ул инде Чаллы хастаханәсе янында яздыра, әнисен табу шатлыгы белән уртаклаша.
-
14 апрель 2020 - 12:33«Иртән шалтыраган телефоннан хәерле хәбәр көтмисең ул… Руфинә апаң вафат… Корт чаккан»Иртән иртүк шалтыраган телефоннан нигәдер беркайчан да хәерле хәбәр көтмисең. Ә бу юлы шикләнүем, чыннан да, рас килде.
-
14 апрель 2020 - 12:20Яр Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган флешмоб башланды13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаетТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде.
-
14 апрель 2020 - 11:06Әтисе каберен Франциядән эзләп тапкан Надежда Романцова: «Әниемнең үтенечен үтәдем бит! Әтине ул күпме көтте…»Бөек Ватан сугышы гөрелтесе инде күптән тынды. Әмма үз гомере бәрабәренә Җиңүне якынайткан солдат каберләрен балалары, оныклары, онык балалары әле һаман эзли. Чаллыда яшәүче Надежда Романцова әтисе – рядовой Михаил Захаровның каберен Франциядән эзләп тапкан әнә.
-
14 апрель 2020 - 10:28Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш
-
14 апрель 2020 - 10:04«Тыңлаганда йөрәкләр өзелә» - Әнвәр Нургалиев әнисенә багышлап җыр иҗат иткәнБашкорстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев «Җылы сүзләр килә ишетәсе» җырын тәкъдим итте.
-
14 апрель 2020 - 09:23Мамадышта ике яшь егет югалганЕгетләр югалган көнне көн җилле булган һәм көймә көчле дулкынга түзә алмыйча капланган.