Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ветераннар Советы рәисен сайладылар

Бүген Чаллыда шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисен сайладылар.

Бүген Чаллыда шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисен сайладылар. Делегатлар тарафыннан тавыш бирү җирле иҗтимагый оешманың хисап-сайлау конференциясе вакытында узды. 112 делегат бертавыштан кандидатураны хуплады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр Ветераннар советы (пенсионерлар) делегатларының очрашуы планнан тыш узды. Шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин үз вәкаләтләрен сәламәтлеге буенча үз өстеннән төшерде.

«Зөһрә Нәгыймовна (иск. - Сәитова) - тәҗрибәле кеше. Ул РСФСР Югары Советы депутаты була. Хакимият органнарында эш тәҗрибәсе бар. Бу ветераннар советы өчен дә, безнең өчен дә зур табыш дип уйлыйм», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, моңарчы Зөһрә Сәетова Башкарма комитетның кадрлар һәм махсус эшләр бүлеге башлыгы һәм муниципаль хезмәт вазифаларын башкара иде. Ул муниципаль хакимият органнарындагы эшне пенсиягә чыгу сәбәпле тәмамлады.

 

http://nabchelny.ru/news/37623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев