Чемпионаттан медальләр генә түгел, бердәмлек рухын да алып китәчәкләр
Иртәгә Казанда Ворлдскиллс чемпионатына старт бирелә. Башкалабыз эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс авылы һәм әләмнәр аллеясының тантаналы ачылышында шулай дип белдерде.
– Тиздән чемпионатны ачачакбыз. Күргәзмә үзәге дә, Ворлдскиллс авылы да, без үзебез дә чемпионатка әзер. Безнең өчен Ворлдскиллс флагын күтәрү һәм чемпионатта катнашучыларны кабул итү зур мәртәбә. Ярышта катнашырга 63 илдән иң-иң яхшы конкурсантлар килде. Уңышлар телим сезгә. Шәһәребез, республикабыз, илебез сезгә ошар дип ышанам. Сезнең белән алга таба да элемтәләрне булдырырга тырышачакбыз. Сезгә монда уңайлы булсын, сез ошатып китсен өчен барысын да эшләячәкбез. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте чемпионат кунакларына Президент. Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International Президенты Саймон Бартлига аерым рәхмәтен җиткерде.
Саймон Бартли исә, үз чиратында, якын көннәрдә Казанның чемпионатта катнашучы 1300 кеше өчен дуслык йортына әвереләчәген билгеләп үтте.
– Казанга Ворлдскиллс гаиләсе җыелды. Конкурсантлар көндәшләр генә түгел, дуслар да була ала. Дуслыкның матур үрнәге Татарстанда да бар. Биредә йөздән артык милләт вәкиле үзара дус-тату яши. Сез чемпионаттан медальләр генә түгел, бердәмлек рухын да алып китәрсез дип ышанам, – диде ул.
Ворлдскиллс авылының төп алееясында чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәрен күтәрү тантанасы да узды. Саймон Бартли билгеләп узганча, 2017 елның октябрендә Россия WorldSkills әләмен Абу Дабида кабул итеп алды. Ике елдан ул Казанга килеп җитте. Чемпионат әләме ярышларны кабул иткән 21 илне йөреп чыккан.
– Бу эстафета үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне символлаштыра. Россиядә чемпионат беренче тапкыр уза. 2021 елда аны Шанхай кабул итеп алачак, – диде Саймон Бартли.
“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов исә үзенең чыгышында Татарстанны таныткан “Без булдырабыз!” шигарен искә алды.
– Чемпионатның шигаре “Киләчәк синең кулыңда” булса да, минем сезгә: “Без булдырабыз!” – дип телисе килә, – дип мөрәҗәгать итте ул чемпионат конкурсантларына.
Тантаналы чыгышлардан соң чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәре күтәрелде һәм соңыннан конкурсантлар WorldSkillsның яңа истәлекле аллеясында агачлар утыртуда катнашты.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/chempionattan-medallr-gen-tgel-berdmlek-rukhyn-da-alyp-kitchklr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев