Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Притяжение»дә 3 мең агач-куак утырттылар: өмәдә балалар да катнашты - ФОТОЛАР

«Бабайлар утырткан, без дә моны эшләргә тиеш», - ди торак комплекста яшәүчеләр.

«57нче гимназия – Притяжение» мәгариф үзәге һәм «Карусель» балалар бакчасы территориясе янында барысы бергә 3000нән артык агач һәм куак утыртылды.

– Бу торак комплексында 2021нче елдан бирле яшибез. Агач утырту буенча өмә уздырылу турында тормыш иптәшем әйтте. Мин шундук катнашырга теләк белдердем. Хәтта бу көнне көтеп тә йөрдем дияргә була. Ни өченме? Минем бабам – сугыш ветераны иде, гомер буе урманда умартачылык белән шөгыльләнде. Моннан тыш һәрвакыт агач утырту эшендә иде, Башкортстанның Бакалы районында үз урманы – Миргазиян аланы да бар иде. Без шуны күреп үскән буын. Минем үз гомеремдә бер агачка да зыян салганым юк. Бабай да урманнарны саклау, агач утырту мөһимлеге турында сөйләп үстерде. Хәтта аның безгә мирас итеп калдырган үрнәк шөгыле бу дияр идем. Шуңа да бүгенге чарага үзем генә түгел, кечкенә кызым Рузана белән чыктым. Ул да эш рәтен, күмәк хезмәтне күреп үссен дип телим, – диде «Притяжение»дә торучы Радик Ямгутдинов. 

Өмәгә балалары Эмиль һәм Илвина белән Миләүшә Мусина һәм кечкенә кызы Чулпан белән Лида Әскәрова да чыктылар. Алар да агачлар утыртуның мөһимлеген искәртеп үттеләр.

Балалар бу эштә бик теләп катнаштылар. «Кызым, бу агачны тотып тор әле», «Улым, теге башта көрәкне калдырган идем, алып килеп бир, бу якка да агач утыртыйк» дигән сүзләрне ишеттем. Гомумән, бу көнне бөтен кешенең дә кәефләре күтәренке иде. Торак комплексы халкы үз территорияләрендә шуның кадәр күп агач утыртылуына чиксез сөенүләрен белдерде.  

«57нче гимназия – Притяжение» мәгариф үзәге территориясе янында да 1500ләп агач утыртылды. Өмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, шәһәр Советы депутатлары, башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнаштылар. Шулай ук гимназия коллективы һәм укучылардан кала, «Формула дома» идарә итү компаниясе эшчеләре дә агач утыртуда активлык күрсәтте. 

Күмәк эштән соң барча кеше рәхәтләнеп тәмле карабодай боткасы белән сыйланды, кайнар шикәрле чәй эчте. «Кыр кухнясы. Яр Чаллы» җитәкчесе Рөстәм Гатин ботканы үзе пешерде.

 – Барчагызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Агач утырту – чын-чынлап зур бәйрәм. Шәһәребезнең искиткеч матур почмагында шуның кадәр күп агачлар утыртуына, шундый изге эш башкарылуына чиксез сөенәм. Һәм бу эштә үземнең дә кечкенә генә өлешем керә алуына куанып бетә алмыйм, – дип белдерде Рөстәм Гатин.

Күбрәк фотолар МОНДА. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев