Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туристларны алдаган блогер Илүсә Миңнегалиевага җинаять эшләре кузгатылды

Ул мошенниклыкта гаепләнә.

Дубайга күченеп китеп ялган туристлык бизнесы оештырган Илүсә Миңнегалиева хәзер хокук сакчылары игътибары үзәгендә. Чаллы, Әгерҗе, Чистай, Йошкар-Ола шәһәрләрендә аңа карата җинаять эшләре кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, ул очсыз бәягә Дубайга путевкалар сатып меңгә якын кешене алдады. Салынган зыян күләме миллионнар белән исәпләнә.

Вәгъдә ителгән сәяхәт тә юк, туристларның акчаларын кире бирмиләр.

Илүсә Миңнегалиева зыян күргән туристларыннан гафу үтенде. "Ихластан бөтен кеше өчен борчылам. Нәрсә эшләргә белмәүдән елыйм. Үземне кая куярга да белмим", - дип видеоэлемтәгә чыкты.

Алданган туристларга акчаларын кайтарырга да ышандыра. Тик кайчан икәне генә билгесез.

Чаллы гаиләсе Дубай блогерларын мошенниклыкта гаепли - моннан укы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев