22 февраль 2022 яңалыклары
-
"Университет" тукталышында яңа төрле светофор барлыкка килде
Бүген Сөембикә проспектында чакыру светофоры эшли башлый. Димәк, җәяүле үзенә яшел утны мөстәкыйль рәвештә кабыза алачак.
-
«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе тагын бер резидент белән тулыланды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яр Чаллы» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендәэшчәнлекне тормышка ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча утырыш узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Барлыгы 4 гариза каралган.
-
Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры узачак
2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры узачак.
-
«КАМАЗ» футбол командасына ике уенчы килде
Күптән түгел «КАМАЗ» футбол командасыннан бер футболчы Казан «Рубин»ына киткән иде. Аның бәясе ярты миллион евро. Шушы көннәрдә «КАМАЗ» футбол клубы ирекле агент хокукында ике уенчы белән контракт төзеде.
-
22 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
22 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак. Көндез кар, җепшек кар, карлы яңгыр.