22 февраль 2022 яңалыклары
-
"Чын ир-егет шундый була!" фотобәйгесе җиңүчесе билгеле
"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында ничә көн дәвамында "Чын ир-егет шундый була!" фотобәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү барды. Ниһаять җиңүчебез билгеле булды.
-
Танылган язучы вафат
Бүген танылган язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Ягъсүф Шәфыйков вафат булды.
-
Татарстанда 18 меңгә якын кеше җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләде
Татарстан Икътисад министрлыгы 2022 ел өчен сораштыруда катнашырга чакыра.
-
Полиция ир-атның югалып торуын һәрбер кешенең шәхси эше, дип аңлатты
Чаллыда 5 көн буе Рәмис Мингалиевне эзләделәр. Ул 13 февраль көнне дустыннан чыгып китеп фатирына кайтып җитә алмый.
-
Барыкинга истәлек тактасы куеламы?
«Сосновый бор» бистәсендәге бер йортка «Набержные Челны» җыры авторы, композитор, гитарист Александр Барыкин истәлегенә мемориал такта куелачак.
-
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе һава торышының кискен үзгәрүе турында хәбәр итә
22 февраль көнне Татарстан Республикасында көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр булган, ә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җиткән һава торышы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
-
Автомобиль ярышлары буенча җиңүчеләр билгеле
Автомобиль ярышы буенча шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле булды.
-
Чаллыга 350 педагог кирәк
Шәһәрдә укытучылар кытлыгын хәл итү өчен психолог-педагог сыйныфлар ачылды.
-
Чаллы мэриясе фотографы Ринат Шәйхитовның соңгы видеосын урнаштырдылар
Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре — фотограф Ринат Шәйхитов вафат булганын хәбәр иткән идек. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде.
-
Тынычлык һәм үз-үзебезгә ышаныч күпме тора?
Болай эшләсәгез, тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләр дә сезнең иминлеккә йогынты ясый алмас.
-
Машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары полиция белән бергә 24 февральдә машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр.
-
Эшмәкәр Рөстәм Гатин Донецк һәм Луганскидан эвакуацияләнгән халыкка ярдәм итәргә әзер булуын әйтте
Чаллы эшмәкәре, мохтаҗларга ярдәм итү үзәген оештыручы һәм җитәкчесе рөстәм Гатин үз ярдәмен тәкъдим итте.
-
«Улымның инвалидлыгында табиблар гаепле... »
Галиевларның күркәм гаиләсендә өч бала үсә. Рүзәл, Ранил, Сөмбел. Кызганыч, апгар шкаласы буенча сәламәтлеге 10 балл (андый сәламәт балалар сирәк туа- З.Г.) булган икенче уллары Раниль табибларның саксызлыгы һәм игътибарсызлыгы аркасында инвалидка әйләнә. Баласына 1,5 ай булгач, хастаханәләр юлын таптый башлаган ана болар турында күз яшьләрсез сөйли дә алмый.
-
«Мастер»ның икенче сезоны төшерелә башлады
«КАМАЗ-Мастер» спорт командасы турында киноның икенче сериясе Казахстанда төшерелә башлады.
-
Чаллыда узган "Россиягә тугры уллар" бәйрәм концерты нәрсә белән истә калды?
"Энергетик" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Россиягә тугры уллар" дигән бәйрәм концерты булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов катнашты.