22 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

22 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

22 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак. Көндез кар, җепшек кар, карлы яңгыр.

Кайбер районнарда буран. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда бозлавык. 

22 февраль, Чаллыда болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан.

Көндез кар, юеш кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр тизлектә.

Көндезге һава температурасы -2..+1˚, төнге -4..-7˚ тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык, кар боткасы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев