"Университет" тукталышында яңа төрле светофор барлыкка килде
Яңалыклар тасмасы

"Университет" тукталышында яңа төрле светофор барлыкка килде

Бүген Сөембикә проспектында чакыру светофоры эшли башлый. Димәк, җәяүле үзенә яшел утны мөстәкыйль рәвештә кабыза алачак.

Кнопкалы светофор "Университет" тукталышында җәяүлеләр кичүендә урнаштырылган, шул рәвешле, әлеге объект юл участогында куркынычсызлыкны сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, төймәгә басканнан соң, кирәкле сигналның кушылуын якынча 10 секунд көтәргә кирәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


светофор

Нет комментариев