26 март 2015 яңалыклары
-
Алар янәдән Мендельсон маршын тыңладылар
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елны үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 8 парны котладылар. Бәйрәмне ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ачты. Өлкән яштәге кияү һәм кәләшләргә котлау сүзләре әйтелде, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга «Почетлы акт» һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Юбилярлар үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан...
-
Һәр җирдә тәртип булырга тиеш
Күптән түгел Казанда зур фаҗига булды. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 17 кешенең гомере өзелде, күпләрнең сәламәтлегенә зыян килде. Бу коточкыч янгыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыклары алдына кеше күп йөри торган сәүдә объектларында тикшерү уздырып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты. Чаллының прокуратура хезмәткәрләре башкарма комитет...
-
Күңел җырчысы
"Энергетик" мәдәният сараенда "Юрмала", "Азия тавышлары" халыкара бәйгеләре лауреаты Лилия Букееваның зур концерты булды. Ул җырчының юбилеена багышланган иде. Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының легендасы Гөлзада Рзаева гадәттәгәчә оста итеп алып барды. Лилия Букеева Чаллының зәвыклы һәм үзенчәлекле җырчысы. Ул ике-өч нотадан торган җырларга беркайчан да кызыкмады. Репертуарында күренекле...
-
Эшмәкәрлеккә ярдәм
Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасы эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән төрле чаралар уздыра. Сәнәгать сәясәте департаменты еллык 11,5% белән ташламалы кредит алуда документлар рәсмиләштерүдә булыша. Аның дәүләт ярдәменә кагылышлы 14 программа буенча Татарстан сәүдә-сәнәгать министрлыгыннан рөхсәте бар. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(8552) 57-66-35 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы билгеләнде
Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы итеп Эльвира Ногъманова билгеләнде. Моңа кадәр ул 1нче музыка мәктәбе директоры булып эшләде.
-
Когогин – Россия эшмәкәрләре берлегендә
«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге составына кабул ителде. Җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге әлеге җыелышның Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узуын ассызыклап хәбәр итте. Фикер алышуларда һәм аерым чыгышларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшчәнлегенә артык контроль булдыру һәм һәрдаим игътибар үзәгендә тотуның зыяны, офшорлы юрисдикцияләрнең...
-
Татарстанда яңа машина сатып алучылар кимегән
Татарстанда яңа җиңел машиналар сату сизелерлек кимегән. 2015 елның ике аенда узган елның шул чоры белән чагыштырсак, Татарстанда 7,1 мең машина азрак сатылган. Бу, сату күрсәткече 54,7 %ка түбән тәгәрәгән, дигән сүз. Шулай да Татарстан машина базарында сату күләме буенча Россия өлкәләре арасында әлегә дүртенче урынын саклап калды. Лидерлар рәтендә...