Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәр җирдә тәртип булырга тиеш

Күптән түгел Казанда зур фаҗига булды. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 17 кешенең гомере өзелде, күпләрнең сәламәтлегенә зыян килде. Бу коточкыч янгыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыклары алдына кеше күп йөри торган сәүдә объектларында тикшерү уздырып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты. Чаллының прокуратура хезмәткәрләре башкарма комитет...

Күптән түгел Казанда зур фаҗига булды. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 17 кешенең гомере өзелде, күпләрнең сәламәтлегенә зыян килде. Бу коточкыч янгыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыклары алдына кеше күп йөри торган сәүдә объектларында тикшерү уздырып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты.

Чаллының прокуратура хезмәткәрләре башкарма комитет һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре белән берлектә "Тулпар", "Алан", "Караван", "Комсомол" базарларында һәм "Меценат", "Келли", "Чайка", "РЦРФК", "Пушкинский", "Метро Кэш энд Керри" сәүдә үзәкләрендә рейд үткәрделәр. Нәтиҗәдә "Глобус", "Пушкинский" сәүдә үзәкләрендә "Комсомол", "Келли", "Чайка" базарларында күп санлы җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча 2015 елның 13 апреленә кадәр тагын 87 объект тикшерелергә тиеш. Шушы көннәрдә тикшерелгән "Октябрьское", "Новоборовецкое", "Лента", "Камилла" сәүдә үзәкләрендә халык тормышына куркыныч сала торган кимчелекләр табылмаган. 22 мартта "Одежда", "Капитан", "Глобус", "105", "Эссен Грин" сәүдә үзәкләре, "Акбарс" мех үзәге, "Реал Эстейт Групп" җаваплылыгы чикләнгән оешмалар тикшерелгән, аларда да кайбер кагыйдәләрне бозу очраклары теркәлгән. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар түбәндәгеләр: "Закамье" ачык акционерлык җәмгыяте, "Орбита НЧ", "ТРЭЙД-ЭВЭНТ", "Амеро", "ЕвроГрупп-42" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, "Ефәк юлы" сәүдә-күргәзмә үзәге, "Комсомол" базары.

Татарстан республикасы югары суды карары нигезендә агымдагы елның 19 мартында "Комсомол" базарының эшчәнлеге туктатылды. Җитешсезлекләр бетерелгәч, базар эшли башларга тиеш.

Яр Чаллы муниципаль берәмлеге буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Ринат Бикмөхәммәтов әйтүенчә, шәһәрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәүче предприятиеләр дә бар. "Метро Кэш энд Керри", "Агава", "Европа Центр","Эссен", "Муравейник", "Новоборовецкий", "Лента", "Апельсин", "Мегастрой" сәүдә үзәкләре шундыйлардан. Ә менә "Чайка" һәм "Караван" базарлары куллануга акты да булмаган килеш эшләгән.

Административ хокук бозулар буенча шикаятьләр административ комиссиядә карала. Гадәттә беркетмәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсеннән һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсеннән керә. 2014 елда утырышларда барлыгы 1739 беркетмә каралган. Бу 2013 ел белән чагыштырганда бик аз. Быел да шул ук хәл күзәтелә. Каралган материаллар буенча 14398,2 мең сум штраф салынган. Татарстандагы эре мунициапаль берәмлекләрнең административ комиссияләре эше анализыннан күренгәнчә, Чаллыда узган елда салынган штраф күләме күрсәткече республикада иң югарысы. 2014 елда 398,0 мең сумга 45 материал буенча эш мировой судка җибәрелде. Узган елда җир эшләре башкарганда кагыйдәләрне бозган өчен җаваплы затларга 15-50 мең сум штраф салынган. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев атналык киңәшмәдә административ кагыйдәләрне бозучылар белән активрак эшләргә чакырды.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев