Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Когогин – Россия эшмәкәрләре берлегендә

«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге составына кабул ителде. Җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге әлеге җыелышның Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узуын ассызыклап хәбәр итте. Фикер алышуларда һәм аерым чыгышларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшчәнлегенә артык контроль булдыру һәм һәрдаим игътибар үзәгендә тотуның зыяны, офшорлы юрисдикцияләрнең...

«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге составына кабул ителде. Җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге әлеге җыелышның Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узуын ассызыклап хәбәр итте.

Фикер алышуларда һәм аерым чыгышларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшчәнлегенә артык контроль булдыру һәм һәрдаим игътибар үзәгендә тотуның зыяны, офшорлы юрисдикцияләрнең капиталын Россиягә кайтару, фискаль басым, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру, финанс ресурслары турындагы мәгълүматның аныклыгын тәэмин итү турындагы һәм Россиягә каршы санкцияләр кысаларында икътисадны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге карамагында бүген икътисадның иң мөһим секторларын тәшкил итүче 100дән артык тармакара һәм региональ берләшмәләр эшли. Бу - нигездә, машина төзелеше, инвестицияле - банк сферасы, оборона-сәнәгать комплексы, төзелеш, химия товарлары җитештерү, җиңел һәм туклану сәнәгате, хезмәт күрсәтү сфераларына караган предприятиеләр. Берлекнең төп максаты - сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләрнең уртак тырышлыгын һәм талантын тагын да камилләштерүгә, илкүләм һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә Россия бизнесы статусын күтәрүгә, җәмгыять, власть һәм бизнес арасындагы мөнәсәбәтләрдә баланс булдыруга юнәлтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев