Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңел җырчысы

"Энергетик" мәдәният сараенда "Юрмала", "Азия тавышлары" халыкара бәйгеләре лауреаты Лилия Букееваның зур концерты булды. Ул җырчының юбилеена багышланган иде. Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының легендасы Гөлзада Рзаева гадәттәгәчә оста итеп алып барды. Лилия Букеева Чаллының зәвыклы һәм үзенчәлекле җырчысы. Ул ике-өч нотадан торган җырларга беркайчан да кызыкмады. Репертуарында күренекле...

"Энергетик" мәдәният сараенда "Юрмала", "Азия тавышлары" халыкара бәйгеләре лауреаты Лилия Букееваның зур концерты булды. Ул җырчының юбилеена багышланган иде. Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының легендасы Гөлзада Рзаева гадәттәгәчә оста итеп алып барды.

Лилия Букеева Чаллының зәвыклы һәм үзенчәлекле җырчысы. Ул ике-өч нотадан торган җырларга беркайчан да кызыкмады. Репертуарында күренекле композиторларның иҗат җимешләре. Җырчы аларны татар, рус, француз, португал, төрек, азәрбәйҗан телләрендә берүк дәрәҗәдә оста башкарды. Бу юлы да аның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

Лилия Букееваны Чаллының ул чактагы хакиме Рәфгать Алтынбаев 1996 елда Башкортостаннан чакырып китергән иде. Җырчы шуннан бирле шәһәребез халкына хезмәт итә. Калабызда канат чыгарган күп кенә җырчылар инде әллә кайчан Казанга күчеп китте, ә Лилия Чаллытамашачысына тугры калды. "Лилия шәһәребездә уза торган чараларда иң күп катнашучы. Ул зәвык белән киенеп, төрле телләрдә йөрәкләргә үтәрлек җырлый. Мин аны тыңлап туя алмыйм", - ди Гөлзада Мөхәммәт кызы. Быел Чаллының мәдәният советы Лилия Букееваны "Татарстанның атказанган артисты" исеменә тәкъдим итте. Алла боерса, җырчы республиканың югары бүләген алу бәхетенә ирешер.

Бу көнне тамашачылар яшь җырчы Абдул Разуев чыгышын да сокланып тыңладылар. 16 яшьтә генә булуына карамастан, ул төрле бәйгеләрдә җиңәргә өлгергән инде. Күренекле җырчы Мөслим Могамаев репертуарындагы "Мелодия" җырын ул Могамаевтан бер дә ким башкармады. Аны татарның Могамаевы дип йөртәләр икән. Абдул лирик, патриотик җырларны да бик оста, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Чаллының талантлы җырчысы Абдул Разуев белән газетабызның киләсе саннарында укучыларыбыз, сезне дә таныштырырбыз. Тамашачылар "Ритм" бал биюләре ансамбле, "Земляничка" театры чыгышын да җылы кабул иттеләр.

Лилия Букеева концертында күңелләрне айкый, уйландыра, моңландыра торган әсәрләр күп яңгырады. Тамашачы аннан канәгать булып таралышты. Мондый зәвыклы концертлар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев