1 Майда нинди бәйрәм чаралары була?
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне өчен өстәмә яллар бирелә. Производство календаре буенча, ай башында тоташ өч көн: 1-3 майда ял итәбез. Ә инде Җиңү бәйрәмендә дүрт көн ял: 7-10 майда ял итү күздә тотыла.
Шәһәрдә 1 Май уңаеннан бәйрәм чаралары сәгать 11дә «Азатлык» мәйданында башланып китә. Монда «Чәчәккә күмелгән май» дип исемләнгән концерт оештырыла.
11 сәгатьтә
– Шишкин бульварында «Визит» джаз оркестры чыгыш ясаячак.
– ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында бәйрәм концерты оештырыла
– Җиңү паркында шулай ук бәйрәм концерты була
12 сәгатьтә
– Энтузиастлар бульварында «Ирекле сәхнә – кече формалар», «Язның бизәкләре һәм музыкасы» дип исемләнгән регионара конкурсның гала-концерты уза.
Бәйрәмнәргә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев