Бидгать гамәл ни дигәнне аңлата?
Күп кенә кешеләр бидгать гамәлнең нәрсә икәнен аңламыйлар. Бидгать гамәл – ул яңалык кертү дигәнне аңлата. Ягъни Коръәндә язылмаган, сөннәттә булмаган гамәлләрне гореф-гадәт дип кемдер башкаргач, мин дә шулай тиеш дип эшләү.
Безгә, мөселманнарга, Аллаһ Тәгалә дөрес яшәү өчен Коръәни Кәримне иңдергән. Шуның өчен эш-гамәлләребез Коръәнгә һәм Рәсүлебезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сөннәтенә карап эшләнергә тиеш.
Бидгать гамәлгә мисал итеп түбәндәгене китерәсе килә. Коръән ашы дип, туганнарыңны, күршедәге әби-бабайны җыеп, Коръән укып, вәгазь тыңлап, чәй белән сыйлануның начарлыгы юк. Киресенчә, Коръән укылган өйдә фәрештәләр җыела, шайтаннар кача. Әмма бу эшне үлгән кешенең өчесе, җидесе, кырыгы белән бәйләргә генә кирәкми. Моның турында Коръәндә язылмаган, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең дә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сөннәтендә юк. Бидгать гамәл дип менә шул өченә, җидесенә, кырыгына бәйләүне әйтәләр дә инде.
Үлгән туганнарыбыз рухына багышлап Коръән укысак та, аларга ул барыбер барып җитми. Коръән уку исәннәр өчен, әле үзең укысаң савабы да күбрәк була. Коръән бит ул исәннәргә яшәү рәвеше, ә үлгән – үлгән инде, аның яшисе юк. Үлгәннәр өчен без дога сорыйбыз, сәдака бирәбез, алар исеменнән Хаҗ кыла алабыз.
Шулай булгач, үлгәннәрнең рухына багышлап дога кылыр, сәдака бирер өчен күпме чыгымнар түгеп, ашлар уздыру кирәкме соң? Боларны бит ашсыз гына, көн дә эшләп була. Үзең генә калып Аллаһтан дога сорасаң, кешегә күрсәтми генә сәдака бирсәң, әҗере дә күбрәк бит.
Элек ашларны да бит мохтаҗ кешеләрне генә җыеп, аларның тамакларын тукландырып, сәдакасын бирер өчен уздырганнар. Ә хәзер кеше нишли? Баерак туганнарын чакыра, шул бай туганнарына сәдака тарата. Мохтаҗмы соң алар моңа? Юк, әлбәттә! Әҗере буламы соң мондый сәдаканың? Юк дип уйлыйм. Сәдака бит ул ярлылар, мохтаҗ кешеләр өчен.
Уздырыгыз сез ашларны туганнарыгыз Коръән укыганны, вәгазь сөйләгәнне тыңлар дип. Әгәр алар сәдакага мохтаҗ икән, таратыгыз анысын да. Гореф-гадәт дип үлгән туганнарыгызның өчесен, җидесен, кырыгын гына уздырмагыз. Дин белән гореф-гадәтне бутамагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев