Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бу айдагы бер көн ураза өчен, үткән һәм киләсе ел гөнаһлары кичерелер

Мөселман календаре буенча кичә Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ун көне аеруча да фазыйләтле.

Мөселман календаре буенча кичә Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ун көне аеруча да фазыйләтле. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип әйтүе тапшырыла:

“Аллаһ каршында шул ун көннән дә бөегрәк көннәр юк, һәм дә, башкарылган игелекле гамәлләрне Аллаһы Тәгаләнең алардан да ныграк яраткан башка көннәре юк. Шуңа да аларда ешрак “Ләиләәһәиллә-Ллаһ” дип, тәһлил, “Аллаһу әкбәр!” дип, тәкбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип, тәхмид әйтегез” (Әхмәд).

Беренче ун көн арасында елның иң яхшы ике көне бар. Алар – Корбан бәйрәме (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне) һәм Гарәфәт көне (Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне).

Гарәфәт көнне (8 июль) ураза тоту – хаҗ кылмаган кешеләр өчен хупланган гамәл булып тора, ә хаҗ кылучылар, Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тәкълид итеп (ияреп, ә ул Гарәфәт көнендә ураза тотмаган), Аллаһны зикер итәргә һәм Аңа дога кылырга көчләре калсын өчен, ул көнне ураза тотмыйлар.

Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә кылырга кирәкле гыйбадәтләр:
1. Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып хаҗ һәм кече хаҗ – гомрә кылу санала.
2. Икенчедән, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
3. Өченчедән, бу тугыз көндә (яки шул тугыз көннәрнең кайберләрендә) ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:
“Гарәфәт көнендә (8 июль) тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер дигән өметтәмен …” (Мөслим).
4. Дүртенчедән, тәүбә итү, гөнаһларны йолу да – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
5. Бишенчедән, башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне, ирекле гыйбадәтләрне ешрак башкару (намаз уку, сәдака тарату, Изге Коръәнне күбрәк уку, хәләлне куллану һәм хәрамнан тыелу, күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр).
6. Алтынчыдан, Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. Гает намазы – Исламның олуг йолаларының берсе.
7. Җиденчедән, бәйрәм көнне һәм тәшрик көннәрендә корбан чалырга дип күрсәтмә бирелгән. Корбан китерү – безнең олуг бабабыз Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте.

Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде! Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызны Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай