Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чал­лы имам­на­ры ки­ңәш­те

Шушы көннәрдә Чал­лы шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­тен­дә имам­нар­ның чи­рат­та­гы җы­е­лы­шы бу­лып үт­те. Аның ба­ры­шын­да мә­чет­ләр­дә ок­тябрь аен­да баш­ла­нып кит­кән укы­ту мәсь­ә­лә­лә­ре һәм ба­ла­лар тәр­би­я­се­нә ка­гыл­ган со­рау­лар ка­рал­ды.

Җы­е­лыш­ның икен­че яр­ты­сын­да Бол­гар дә­ү­лә­те­нең Ис­лам ди­нен ка­бул итү­гә 1100 ел­лы­гы­на һәм Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд­нең (Ал­лаһ­ның аңа сә­ла­ме вә рәх­мә­те бул­сын) ту­ган кө­не, мә­ү­лид ае­на ба­гыш­ла­н­ган ча­ра­лар ту­рын­да сүз алып ба­рыл­ды.
Укы­ту эш­чән­ле­ге­нә ка­гыл­ган мәсь­ә­лә бу­ен­ча шә­һә­ре­без имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин сөй­лә­де, ат­тес­та­ция үт­кән мө­гал­лим­нәр ге­нә бе­лем би­рер­гә хак­лы бу­лу­ын һәм алар­ның ТҖ МДН та­ра­фын­нан би­рел­гән дә­рес­лек­ләр,  прог­рам­ма­лар ни­ге­зен­дә эш­чән­лек алып ба­рыр­га ти­еш икән­ле­ген ис­кәрт­те. Шу­лай ук мә­чет­ләр­дә ба­ла­лар өчен дә дә­рес­ләр үт­кә­рер­гә ки­рәк­ле­ген аң­лат­ты. Мо­ңа өс­тәп, “Ис­лам. Бе­рен­че адым­нар” про­ек­тын­да бу ел­ны да кат­на­шу ту­рын­да сүз алып ба­рыл­ды.

Мәҗ­лес­нең мә­ү­лид ае­на ка­гыл­ган өле­шен­дә Әл­фәс хәз­рәт мә­чет­ләр­дә бәй­рәм мо­хи­те бул­ды­рыр­га һәм әле­ге күр­кәм ай­га ба­гыш­лан­ган ча­ра­лар үт­кә­рер­гә бо­ер­ды. Шу­лай ук җы­е­лыш­ның икен­че яр­ты­сын­да, Бол­гар дә­ү­лә­те­нең Ис­лам ди­нен ка­бул итү­е­нең 1100 ел­лы­гы­на ба­гыш­лап ае­рым ча­ра­лар үт­кә­рү ка­рал­ды, Җә­лил хәз­рәт Фаз­лы­ев­ның Ди­ния нә­за­рә­те пле­ну­мын­да 1100 агач утыр­ту тәкъ­ди­мен хуп­лап, шә­һә­ре­без­нең ае­рым бер җи­рен­дә агач утыр­ту­га ка­рар кы­лын­ды. Җы­е­лыш кич­ке на­маз ал­дын­нан до­га кы­лып тә­мам­лан­ды.

Фото: tourister.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай