Дин әһеле авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте
Дин һәм тормыш

Дин әһеле авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте

Аллаһның тәкъдиренә иманны нык тотарга, өметне өзмәскә кирәк», - ди Фәрит хәзрәт Сәлмән.

Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры, мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр вакытта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте.

Бу көннәрдә Татарстан районнарыннан өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне әзерлек пунктларына туплыйлар. Егетләрнең якыннары моны авыр кабул итә.

«Адәм баласына Аллаһы Тәгалә язганнан башка бернәрсә дә булмый. Гомере озын булса, ул теләсә каян, «кургаш яңгыры» яуган җирдән дә, исән-сау кайта, ә вакыты җиткән икән, монда да егылып, җан бирә. Шуңа күрә, беренчедән, Аллаһның тәкъдиренә иманны нык тотарга кирәк. Икенчедән, өметне өзмәскә кирәк. Өметсез иблис кенә була. Өченчедән, мөселман кешесе киләчәкне уйлап яши. Бу очракта Аллаһ сынаулар үткәндә җиңеллеген бирә», - диде Фәрит хәзрәт Сәлмән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам

Нет комментариев