Хәзер егет яңадан сөйләшә башлады.
Чаллыда 25 яшьлек мотоциклчы юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп сәламәтлегенә җитди зыян салды.
Егет мотоцикл белән идарә итүне югалтып, юл читендәге чокырга очкан иде.
Аны юлдан узып баручылар тапкан.
Ашыгыч ярдәм бригадасы аны хастахнәгә алып киткән.
Пациентта берничә сөяк сынуы, шул исәптән сөякләрнең урыныннан күчүе ачыкланган.
Җәрәхәтләр аркасында аның казналыгы дөрес хәлдә калмаган.
Шунлыктан ул авызын яба алмаган. Сөйләшү, чәйнәү һәм сулыш алу да авырайган.
5нче хастаханәнең Баин Демкин җитәкчелегендәге бит-казналык бүлеге хирурглары операция ясаган.
Табиблар бер операция барышында бит скелеты сөякләрен торгызырга карар кылган.
Операция вакытында сөякләрне урынына дөрес итеп урнаштырып, титан пластиналар ярдәмендә беркеткәннәр.
Операция 3 сәгать дәвам иткән. Хәзер авыру тернәкләнү курсы уза.
Ул үзенә сөйләшү, рәхтләнеп ашау мөмкинлеге биргән өчен табибларга рәхмәтле.
Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Нет комментариев