Бу хакта төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.
«Бүген төнлә Краснодар крае дошман пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүмен кире какты.
Чираттагы мәртәбә гражданлык объектлары, тыныч халык, балалар һөҗүмгә дучар булды.
Пилотсыз очкыч ватыклары Краснодардагы шәхси балалар үзәгенә төшкән. Кызганыч, ике бала һәлак булган.
Туганнарының олы кайгысын уртаклашам», – дип язган төбәк башлыгы социаль челтәрләрдә.
Һөҗүм вакытында тагын 7 бала зыян күргән, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә, ике олы кеше хастаханәгә озатылган.
Пилотсыз очкыч ватыклары күп фатирлы йортларга төшкән, шулай ук склад биналарына дрон төшеп янгын чыккан. Фаҗига урыннарда оператив хезмәтләр эшли.
«Ватаным Татарстан» газетасы
Нет комментариев