Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин кардәшләребезне 21 майда Татарстанда үтәчәк «Изге Болгар җыены»на чакыралар

Берничә көннән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны 21 майда «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды.
«Берничә көннән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чаралары узачак. Без 21 майда мөмкин булганча «Изге Болгар җыены»нда катнашырга тиеш. Тарихи вакыйгадан читтә калмыйк, чөнки бу безнең тарихыбыз», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Ислам – Россия территориясендә тарихи яктан беренче кабул ителгән дин. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә 922 елда кабул ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай