Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иртәгә Миграҗ кичәсе

Бу кичә алдыннан тотылган ураза 100 көн ураза тотуга тиңләнә.

Рәҗәп аеның ахырында Миграҗ дигән кичә бар. Быел ул 6 февральдән 7сенә каршы кичкә (26нан 27 нче Раҗәбкә) туры килә. Кояш батканнан соң башланган бу кичә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Анда сөекле рәсүлебез үзенә кадәр иңдерелгән пәйгамбәрләрнең рухлары белән сөйләшә. Фәрештәләрне, оҗмах, тәмугъны, Аллаһы Тәгаләнең әллә нинди гаҗәп могҗизаларын күрә. Хәтта бу кичтә Раббыбыз белән дә сөйләшә. Шушы кичтә мөселманнарга 5 вакыт намаз фарыз ителә.

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Әлеге төндә гыйбадәт кылучыга йөз еллык гыйбадәт кылган кебек савап язылыр”, - дип әйткән.  Шуңа да бу кичәдә Аллаһ Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкагать Шөкер, Хаҗәт теләк намазын укырга нәсыйхәт ителә.

Һәрбер рәкәгатьтә «Фатыйха»дан соң бер сүрә укырга, һәр икенче рәкәгатьтән соң сәлам бирергә, аннары йөз тапкыр: «Сөбханаллаһи, вәл-хәмдүлиллаһи, вә лә илаһа иллаллаһ, вәлаһу әкбар» догасын кылырга, йөз тапкыр «Әстәгъфируллаһ» дип зикер әйтергә, аннары йөз тапкыр Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) салават әйтергә («Ассаләту вәс-сәләмү галәйкә йә Рәсүлаллаһ»), аннары дога кылып, ике дөнья бәхете сорарга була — шул рәвешле гыйбадәт кылучының Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкарга мөмкин. 

Шулай ук Миграҗ кичәсе алдыннан, ягъни 6 февраль көнне ураза тоту да зур савап дип санала. Миграҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай